Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Равия Егорова: коллективның алыштыргысыз йолдызы

Тырыш, уңган гаиләдә туып үскәнгәме, үзе дә хезмәт сөючән, киң күңелле, ярдәмчел ул. Күгәрчен авылында моннан илле ел элек Исхак абый белән Роза апаның олы кызлары дөньяга килә. Аңа Равия дип исем кушалар.

Мәктәптә укыган елларда математикага сәләтле икәнлеге ачыла кызның. Шундый сәләтен күреп, сигез классны тәмамлаганнан соң, әтисе аңа Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына барырга тәкъдим итә. Әти кеше белми генә әйтмәгән, күңел күзәнәге тоемлаган икән шул. Техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1982 елда Равия кулына диплом алып, Масловка совхозына бухалтер булып эшкә урнаша. Шунда ул гомерлек юлдашы Анатолий белән очраша. Алар бергә гаилә корып җибәрәләр. Ул еллардан бирле ничә еллар узган, күпме сулар аккан, инде ике улы үсеп җитеп, югары белем алып, инженер һөнәре сайлаганнар. Егоровлар онык үстерешәләр. Равия Егорова 1994 нче елдан бирле хуҗалыкта баш бухалтер булып эшли.
-Без аның белән иңгә-иң куеп егерме ел бергә эшлибез. Эшенә бик җаваплы карый, һәр авыр ситуацияне вакытында хәл итәргә тырыша. Ул бик тәлапчән дә, шул ук вакытта ярдәмчел дә. Икенче әни ул безгә. Эш буенча сораулар булса да, гаилә мәсьәләләрендә дә аңа киңәш сорап керәм. Һәрвакыт уйлап, акыллы киңәшләрен бирер, ярдәм итәр. Аның белән бер коллективта эшләве бик рәхәт,-ди хезмәттәше Гөлназ Гыймадиева.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев