Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Һәр сәгать кадерле

Авыл механизаторының ел әйләнәсе эше бетеп тормый. Тиешенчә кайгыртучанлык күрсәтсәң генә җир игенчегә мул уңыш бүләк итә. Николай Афанасьев бу кагыйдәне яшь вакытында ук, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә үзләштерә.

Шиланка егете хезмәт эшчәнлеген Балык бистәсе профессиональ техник училищесын тәмамлаганнан соң Черняховский исемендәге колхозда башлый. Ул вакыттан бирле 30 ел узган инде. 13 ел ООО "Логос"та механизатор булып эшли Николай. Бу вакыт эчендә ул төрле авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек өйрәнгән, үз эшенең чын остасына әверелгән.
-Николай Афанасьев намуслы, җаваплы кеше,-ди хуҗалыкның баш агрономы Виктор Гуськов.-Ул тапшырылган һәр эшне сыйфатлы итеп үзвакытында башкара. Җәй көне терлек азыгы әзерләүдә эшли, көзен туңга сөрә, кыш көне фермаларга азык ташый. Яз көне чәчү чәчә. Быел язгы кыр эшләрендә ул аеруча өлгерлек күрсәткән. Хезмәттәшләре белән бодай, рапс, карабодай һәм башка культуралар чәчүдә эшләгән. Кыр эшләре комплекслы алып барылу сәбәпле, киләчәк уңыш һәр механизаторның үз эшенә җаваплы каравына бәйле.
-Хәзерге чит ил техникасының җитештерүчәнлеге дә югары. Анда механизатор өчен дә бөтен шартлар тудырылган,-ди Н.Афанасьев. -Әмма анда эшләр өчен дә теләк һәм тырышлык кирәк.
Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Иң заманча техника да кешедән башка эшли алмый бит. Техник прогресс никадәр алга китсә дә, хезмәт сөючән кеше кулларыннан башка булмый.

Рәсемдә: Николай Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев