Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Петр Щербаков - хуҗалыкның ышанычлы вә җигелеп тартучы хезмәт кешесе

Хуҗалык белгечләреннән кырда әле кукуруз суктыру эше тулы күәткә баруы хакында ишеткәч, кызыксынуым тагын да арта төште.

Ничек инде урамда салкын кыш хакимлек иткәндә, тузан урынына кар бураны туздырып, ашлык суктырырга мөмкин ди. Була икән шул. Берүк бу хуҗалык эшчәннәрен акрын кыймылдауда гаепләргә ашыкмагыз. Киресенчә, логослылар быелгы урып-җыюда матур уңышларга ирештеләр. Уракны алар вакытыннан алда тәмамлап чыктылар. Хәзер менә районыбыз шартларында сирәк игелә торган кукуруз культурасын суктыруны кызулата баралар. Аннан, бу эштә кукуруз бөртегенең соң өлгерүе һәм явым -төшемнең еш кабатлануы да тискәре йогынты ясаган. Бүген күп хуҗалыклар кыр корабларын юдырып, чистартып кышкы саклауга куйганда, "Логос" җәмгыятенең ике комбайны кырда кукуруз суктыра.

-Быел урып-җыю эшләре киеренке шартларда үтте. Җәй аенда яңгырлар еш кабатланганлыктан, бер кырдан икенчесенә күчеп йөрергә туры килде. Шулай да сабан культураларын суктыруны быел иртәрәк тәмамладык. Техниканың көйсезләнгән очраклары да булмады. Бер мең гектардан артык мәйданны биләгән кукуруз суктыруны да инде тиздән тәмамлыйбыз,-ди хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Петр Шербаков.

Идрис Аметов.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев