Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Орлык иңә уңыш теләп

"Кама" агрофирмасында быел 1,5 мең гектарда көзге чәчү планлаштырыла. Бу эшне биредә быел да хуҗалыкның уңган тракторчысы, ТРның атказанган механизаторы Миннур Миннеханов башлап җибәргән.

Ул 34 ел инде хуҗалыкта ел әйләнәсе җаваплы эш башкара. Соңгы вакытларда чәчүне аңа ышанып тапшыралар. Эшкә һәрвакыт җаваплы карагангамы, үзенә тигәнен ватылуларсыз башкарып чыга. Бу көннәрдә алар Рус Әшнәге авылы терлекчелек фермасы янәшәсендәге 270 гектар мәйданны биләгән участокка арыш чәчәләр. Хезмәттәшләре Мөхәммәт Шакиров, Александр Шипулин, Владимир Казаев та үз эшләрен, бурычларын яхшы беләләр, аңлыйлар. Шуңа язын-көзен чәчүгә аларны чакыралар. Хуҗалыкның баш агрономы Газиз Ханов та бу агрегат эшеннән канәгать булуын белдерде.
-Алар елның-елында кыр эшләрендә актив катнаша. Бүген дә сменага 70 шәр гектарда орлыкларны җир куенына иңдерәләр. Чәчүдә 3 агрегат эшли. Көзге чәчүне озакка сузмаячакбыз,-ди ул.
чәчү батыры Миннур Миннеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X