Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Һөнәренә тугры калып

Ф.Әхмәдиев исемендәге Балык бистәсе балалар сәнгать мәктәбенең фортепьяно классы буенча укытучысы Людмила Михайловна Смолина һәр уку елын дулкынланып каршылый. Шәкертләре белән очрашу, яңа укучылар белән танышу бер үк вакытта шатландыра да, дулкынландыра да инде аны. Мондый халәте 34 ел дәвам итә.

1978 елда Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң юллама белән Балык бистәсенә кайта һәм музыка мәктәбендә эшли башлый Людмила Ильюшина. Ул вакытта мәктәп яңа гына ачылган була әле. Аны Алексей Александрович Лысов җитәкли. Людмиланы да Балык бистәсенә ул чакыртып ала инде. Балык бистәсе төбәге берникадәр таныш була кызга. Үзвакытында район үзәк больницасында аның әтисе Михаил Николаевич табиб булып эшли. Биредә аның дуслары да кала. Беренче айларда алар Людмилага торак белән дә булышалар. Ул вакытлардан бирле күп сулар акты инде. Өч балалары да үсеп җитеп төрле якларга таралыштылар. Тормыш дигәнең аның чәчләренә дә чал кертте. Әмма күңеле һаман яшь аның.
Людмила мәктәптә укыганда пионерлар йортына йөри. Анда хорда җырлый, аннары 3 ел фортепьяно классы буенча музыка түгәрәгендә шөгыльләнә. Ул вакытта ук хор дирижеры, Казан консерваториясе доценты В.Лукьянов кызның музыкага сәләтен билгеләп үтә. Людмила Казан музыка училищесына укырга керә. Балачак хыялын тормышка ашыра һәм гомере буе үзе сайлаган һөнәргә тугрылыклы булып кала. Шул еллар эчендә аның йөзәрләгән укучылары үсеп тормышта үз юлларын табалар. Барысы да музыка, иҗатка бәйле һөнәрләр сайламыйлар, әлбәттә. Әмма Людмила Михайловна фикеренчә сәнгатьне, музыканы ярату аларга тормышның башка өлкәләрендә дә уңышка ирешергә ярдәм итә. Смолинаның горурлыгы булырлык шәкертләре дә күп. Мәсәлән, Алексей Баранов Казандагы музыка мәктәбендә укыта, Татьяна Перелетова Балык бистәсе сәнгать мәктәбендә эшли. Ә Юлия Вильчинская Казан балалар бакчасында музыкаль җитәкче.
-Һәр бала талантлы, тик ул сәләтне күреп алырга һәм үстерергә генә кирәк,-ди Людмила Михайловна. -Шуңа күрә һәрберсенә шәхси якын килергә кирәк. Чөнки балалар музыканы төрлечә үзләштерәләр. Ә иң мөһиме, кечкенә кешене яратырга, хөрмәт итәргә кирәк.
Бу сүзләр белән килешми дә мөмкин түгел. Людмила Михайловнаның гомер буе яратып башкара торган бер шөгыле бар. Ул да булса хорда җырлау. Үзенең һөнәри белгечлеге буенча да ул хор дирижеры. Балалар иҗат мәктәбендәге балалар хоры дирижеры булу белән беррәттән, ул озак еллар "Камские зори" халык вокаль ансамбленең художество җитәкчесе булып тора. Бу коллектив күп тапкырлар Бөтенроссия һәм республика конкурс-фестивальләрендә җиңүче, лауреат булды. Соңгы елларда Л.Смолина район Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" ветераннар хорын да җитәкли. Барысына да каян вакыт таба диген. Менә шундый тыңгысыз кеше.
Шушы көннәрдә Людмила Михайловна Смолина үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа нык сәламәтлек, иминлек, яңа иҗат уңышлары телибез.
Рәсемдә: Людмила Смолина 4 сыйныф укучысы Камилә Сөнгатуллина белән дәрес алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев