Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әнисе эшен үз итеп

Бүген һәр коллективта диярлек әти-әнисе һөнәрен гомерлеккә мирас итеп алган хезмәткәрләрне очратырга мөмкин.

Шушы көннәрдә генә "Масловский" акционерлык җәмгыятендә булганда савым остасы буларак танылган Фәния Мингарипова белән очраштык. Дөресрәге, аның белән безне баш белгеч очраштырды. Бүген хуҗалыкның алдынгы савым осталары Мария Аксакова Татьяна Захарова белән тиңләшеп эшли икән ул. Бу хезмәтне кечкенәдән гомерләре буена диярлек фермада эшләгән әти-әнисеннән күреп үз иткән ул. Еш кына үзе дә буш вакытында әнисе Хидая апа янына килеп аңа булышкан. Эшкә кулы ятып торган бу кызны өлкән савымчылар да яратканнар. Шулай итеп ул мәктәп елларыннан ук өлкәннәрнең ярдәмчесенә әйләнгән. Ә урта мәктәпне тәмамлагач, күп кенә яшьтәшләре үзләре белән шәһәргә китәргә чакырсалар да, ул икеләнмичә фермага эшкә килгән. Берничә ай дәвамында әнисе һәм өлкән савымчылар янәшәсендә эш күнекмәләрен үзләштергәч, савым сыерлары төркемен кабул иткән. Берничә мәртәбә яшь таналар өйрәтергә дә туры килгән аңа. Менә шулай итеп ул 15 ел дәвамында әнисе хезмәтенең дәвамчысына әйләнгән. Әле бәлки туган авылында бу эшен тагын да дәвам иттергән булыр иде, әмма заманалар үзгәреп китеп эш урыннары бетерелгәч, кыз тәвәккәлләп Масловка авылына күченеп килгән. Эш сөючән тырыш хезмәткәр һәр коллективка кирәк. Кыска гына вакыт эчендә ул да биредә үз кешегә әверелгән. Аннары хуҗалыкның киләчәге якты, өметле булуы да сөендерә аны. Чыннан да, бүген масловкалыларның тормыш шартлары шәһәрнекеләрдән бер дә ким түгел. Эш урыннарында да чиста, тәртип. Хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт тә зур биредә. Эш сөючән терлекченең монда да дәрәҗәсе зур. Әле кайчан гына килеп фермада сыер сава башлаган иде. Инде 13 ел вакыт узып та киткән. Ул да бүген алдынгы сыер савучы булып җитешкән. Эш шартлары яхшы, хезмәт хакы югары булгач, мәктәпне тәмамлаган улы Ришатны да үзе янына эшкә алып килгән ул. Җәй айларында егет көтү көтсә, кышын тудыру бүлегендә хезмәт куя. Мингариповлар хакында хуҗалыкның баш зоотехнигы Иван Младшин безгә менә ниләр сөйләде:
-Фәния бүген фермада иң күп сөт җитештерүче буларак мактала. Аны беркайчан да болай эшлә, тегеләй ит дип өйрәтергә кирәкми, үз хезмәтен белеп, яратып башкара. Чисталыкка аеруча зур игътибар бирә. Улы да үзенә охшаган, хезмәтенә җаваплы карый, пөхтәлекне ярата,-ди ул.
савым остасы Фәния Мингарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев