Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Нина Гребенщикова: әнисе әманәте белән яши ул

"Нинди генә һөнәр сайласаң да тирә-юньдәгеләргә игелекле, ачык йөзле, тәмле телле була бел кызым".

Әнисенең бу акыллы сүзләрен гомере буена күңеле түрендә йөртә ул. Рус Әшнәгендә туып үскән кыз Казан сәүдә техникумын тәмамлап шәһәрнең иң эре сәүдә нокталарының берсенә эшкә урнаша. Биредә кыска гына вакыт эчендә ул зур абруй казына. Егете хәрби хезмәттән кайтып, гаилә корырга әзерләнеп йөрүләрен ишетеп, сәүдә йорты җитәкчесе аны үз янына чакыра, калырга үгетли. Әмма Нина тормыш иптәше сүзе белән туган якларына-Балык бистәсенә кайтып төпләнәләр. Тормыш иптәше Юра бер оешмага автомобиль йөртүче булып керә. Ә Нина кибеткә сатучы булып урнаша. Яраталар үзен хезмәттәшләре. Эшен ул һәрвакыт төгәл һәм җиренә җиткереп башкара, планнарын да һәрвакыт арттырып үтәүгә ирешә. Сатып алучылар белән дә җылы мөнәсәбәттә була. Шулай итеп, ул 30 елдан артык районыбыз халкына сәүдә хезмәте күрсәтә. Әле эшләгән дә булыр иде, тик менә тормыш юлдашы Юрийның фаҗигале вафатыннан соң, ул эшеннән китеп, бар көчен балаларын тәрбияләүгә бирә. Көннәрдән беркөнне бер танышы аңа район иминият бүлегенә эшкә чакырып тәкъдим ясый. Кыюсыз гына башланган яңа эш урынында ул үзенең эчкерсезлеге, ярдәмчел булуы белән бик тиз үз кешегә әйләнә. Бүген ул Балык бистәсендә яшәүчеләргә генә түгел, туган авылы Рус Әшнәге, Анатыш, Трой Урай халкына да хезмәт күрсәтә. Үзенә җиткерелгән планнарны һәрвакыт арттырып үти.

-Биредә мондый яхшы дустанә мөнәсәбәт булуы, хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтелүе миңа эшемдә дәрт-дәрман өсти,-ди Нина Гребенщикова. Шушы көннәрдә хезмәттәшләре һәм дуслары, якыннары аны туган көне-гомер бәйрәме белән котладылар. Бер коллективта эшләүчеләрдән җылы сүзләр ишетү аның өчен иң кыйммәтлеседер, мөгаен.

Идрис Аметов.

Фото "вконтакте" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X