Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ни йөкләсәң, шуны булдыра

Каз. Чаллы авылында туып үскән Валентин Александров гомере буена туган җиреннән аерылмыйча тырыш хезмәт куя.

Беренче мәртәбә автомобиль руле артына утыруына да инде аның 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Балачактан үк үз иткән бу һөнәрне ул әле дә күңелен биреп, уңышлы төстә дәвам иттерә. Авыл янәшәсендәге дуңгызчылык комплексында аңа зур хөрмәт күрсәтәләр. Чөнки нинди эш йөкләсәң, шуны булдыра. Бер көн эштән калуны белми диләр белгечләр. Үзенә тапшырылган КамАЗ автомашинасын да Валентин һәрвакыт төзек тота. Шуңа җитәкчеләр йөкләгән җаваплы эшне ул тел-теш тидермичә, төгәл башкара. Автомашинасына төяп һәр көнне ул малларга азык тарата. Бик кирәк вакытта ерак рейсларга чыгып китүдән дә тартынмый. Бик булдыклы тырыш егет ул. Шуңа эш урынында да, авылда да аңа хөрмәт зур.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X