Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Наил Дәүлиев: оста кулда һөнәр бар [ФОТО]

Авыл җирен атсыз күзалдына да китереп булмый. Элек йөк ташу, фермада маллар тәрбияләү өчен, хәтта көнкүрештә дә ул алыштыргысыз транчспорт чарасы булып торган. Хәзер дә шәхси хуҗалыкларда җигеп йөрү өчен ат асрыйлар.

Аны җигәргә дуга, җәен арба, кышын чана кирәк. Шул хәҗәттән, арба, чана, дуга ясау һөнәре электән үк популяр булган. Күки авылында аларны ясый торган артель эшләгән. Сезонга меңгә якын чана җитештергәннәр анда. Заказлар күп, ясарга гына өлгер. Тирә-юньнән аларның арбаларын яратып алганнар. Чөнки алар көпчәкне ясар өчен имәнне телеп, пешереп түгәрәкләп ясаганнар. Болай эшләгәндә көпчәк нык һәм чыдам булган. Яз-көз айларында, юллар начарлану сәбәпле бу эш туктатылып торган. Артельдә эшләүчеләр бу вакытта башка төр хезмәт белән шөгыльләнгәннәр.
Наил Дәүлиев мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң бу артельгә эшкә керә. Ул елларда артельның чәчәк аткан чагы. Арба, чанага сорау күп, хәтта якын-тирә күрше районнардан да килеп алып китә торган булалар. Артель таркалгач та, Наил абый эшсез утырмый, шәхси хуҗалыгында яраткан эшен дәвам итә. "Колхозлар заказны күпләп бирәләр иде. Икмәк белән түләделәр. Шуңа күрә мал-туарны да күпләп асрадык. Минем ясаган арба, чана, дугаларны районда алмаган авыл калмагандыр",-ди Наил ага. Ул аларны пөхтә итеп шомартып җиренә җиткереп эшләргә ярата. Бер алып киткән кеше кабат килеп заказ бирә. Эш сөйгәнгә эш язган, ди халык.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев