Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Масловка авылында хат ташучы Рәмзиягә таныш булмаган кеше юк

Авыл халкы бер-берсе белән хәбәрдар дисәк тә, кешеләр хакында хат ташучы хезмәткәрләрдән дә яхшы белүче юктыр, мөгаен.

Масловка авылы карап торышка зур булмаса да, бер-берсен бик үк бетермәүчеләр дә бар әле. Чөнки, соңгы вакытларда шәһәр җирләреннән кайтып төпләнүчеләр ишәя. Ә менә хат ташучы Рәмзия Хәйдәр кызының таныш булмаган кешесе юк. Дистә елдан артык инде ул авыл халкына шатлык өләшә. Биредә яшәүче 240 өлкән яшьтәге әби-бабай шәһәрдә яшәүче уллары-кызлары, оныкларын каршы алгандай хуп күреп, көтеп алалар аны. Билгеле инде, ул бервакытта да алар каршысына буш кул белән килми. Кемнәргәдер газет-журнал, хатлар таратса, икенчеләренә авыл уртасындагы элемтә бүлегенә барудан азат итеп, коммуналь түләүләр йомышын хәл итеп китә. Замана белән авыл халкы да нык үзгәрә хәзер,-ди ул. Чөнки күпләр интернет хезмәтеннән файдаланалар. Хатны дә челтәр аша һәм кесә телефоныннан гына җибәрүчеләр күп. Әмма газет-журналлардан аерылмаучыларның элеккечә калуы шатландыра. киләчәккә өмет уята. әнә быел да биредә Раилә кашапова, Габделхәй Йосыпов, Ринат Сәйфуллин, Таһир Сәхәбетдинов кебек зыялы авылдашлары беренчеләрдән булып район газетасына язылганнар.. Барлык яңалыкларны беләләр, вакыйга буенча үз фикерләрен ачык итеп бәян итәләр, ди хат ташучы алар хакында.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев