Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Малны өйдә утырып көтәләр, көтүчеләр бүген бүтәннәр...

Көтүче гомер илә дефицит саналуы белән аерылып торган авыл фигурасы.

Соңгы вакытларда аларны кызыл китапка кергән әрвах һөнәр ияләре буларак күзаллый башлавыбыз да юктан түгелдер. Авылларда көтүче кытлыгы иң зур проблемаларның берсенә әйләнде дә куйды. Дәрәҗәсе үсте, борыны күтәрелде көтүче халкының. Ялындырып, үз шартларын өстенлекле итеп куя башлавы да юктан гына түгел. Тоташ сезон-яңгырмы, салкынмы, иртә таңнан кичкә шәфакькә чаклы мал артыннан өстерәлеп йөр әле. Җиңел хезмәт түгел чират бүгенге көтүгә чыгып, телен салындырып, гәүдәне өстерәп кайткан, ашарга да хәл калмыйча дөпелдәп мендәргә ауган чакларын кайсы авыл малае онытсын икән ул. Менә шулай заманалар үзгәрә.

Вазыйх Фатыйхов

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X