Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Кырыгынчы язын басуда

"Кулон-Агро" хуҗалыгының алдынгы механизаторы Нурислам Гыйльманов быел кырда 40 нчы язын каршылый.

Кечкенәдән ул әтисе Мөбәрәкҗан янәшәсендә эш күнекмәләренә өйрәнеп үсә. Әнә шуңа мәктәпне тәмамлагач та район авыл хуҗалыгы техник училищесында укып тракторчы-машинист һөнәре серләренә өйрәнә. Берничә ел әтисе янәшәсендә ДТ-75 тракторы белән җир эшкәртә, чәчә.
Әй, бу вакыт дигәннәре, аккан су төсле сизелми дә узып киткән. Инде менә быел лаеклы ялга чыгу вакыты җитте. Нурисламның күңеле тыныч. Аның хезмәтен дәвам иттерергә теләүче бай тәҗрибәле яшь механизаторлар байтак. Район күләмендә ун мең гектардан артык җир биләгән хуҗалык басуларын быел берсеннән-берсе куәтле, заманча, яңа уналты берәмлек трактор эшкәртәчәк. Нурислам да хуҗалыкта бердәнбер калган ДТ-75 ен язгы кыр эшләренә ныклап әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X