Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Кулыннан килмәгән эше юк

Самат Гариповны "Аяз-Ойл" хуҗалыгында күп һөнәр иясе буларак яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ул бу көннәрдә терлекчелектә дистәгә якын хезмәт башкара. Һәркайсында алыштыргысыз оста буларак мактала.

Ул Бикчурай Чаллысы авылында туып үскән. Укытучы булып эшләгән әтисе яшьли вафат булгач гаиләдә өч малайны аякка бастыру әнисе Рәшидә апа җилкәсенә төшә. Сабыйларын исән-имин үстереп, кеше итәм дип ул озак еллар терлекчелектә сыер сава, бозаулар карый. Әлбәттә инде улларына да менә дигән яхшы хезмәт тәрбиясе бирә. Гаиләдә төпчек малай булып үскән Самат Тәб.Чаллы мәктәбен тәмамлагач, район үзәгендәге һөнәри училищега юл тота. Анда 3 ел укып кулына киң профильле механизатор таныклыгы алып кайткач үзен хәрби хезмәткә алалар. Ә армия хезмәте аның өчен яхшы күнекмә мәктәбенә әйләнә. Әзербайҗан республикасында танкчылар гаскәрендә хезмәт итә ул. Биредә техника серләренә ныклабрак төшенә. Шуңа туган авылына кайткач хуҗалык җитәкчеләре бик сөенеп аны эшкә кабул итәләр. Тракторга утырып җир дә эшкәртә, чәчү дә чәчә. Аннары урып-җыюда да катнаша. Соңрак инде хуҗалыкның башка тармакларында да үзен сынап карый ул. Самат 20 елдан артык тракторда эшли, аннан хуҗалык җитәкчесе тәкъдиме белән аны терлекчелеккә күчерәләр.
-Самат безнең алыштыргысыз хезмәткәребез: тегермәнче, механик кебек җаваплы эшләрдән тыш әле ул эретеп ябыштыручы, электрчы хезмәтен дә зур һөнәри осталык белән башкара. Аның кулыннан килмәгән эше юк,-ди хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов.
Башлаган эшен ярты юлда ташлап калдырмыйча аны һәрчак төгәл һәм җиренә җиткереп үти егет. Шуңа хуҗалык белгечләре дә аны терлекчелеккә тәкъдим итеп ялгышмаганнар. Нәрсәгә алынса шуны булдыра ул. Хуҗалыкта тырыш хезмәте белән генә түгел, авылда да бу гаилә күпләрне сокландырып тату яшәүләре белән үрнәк. Тормыш иптәше Нурфидә дә үзе кебек бар яктан килгән. Хуҗалыкның иң алдынгы сыер савучысы буларак мактала. Матур, эшчән гаиләдә алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары югары уку йортында белем ала. Ә менә 9 нчы сыйныфта укучы уртанчы уллары Илназ йортта төп булышчы икән. Әти-әнисе көнозын фермада эштә булганлыктан абзарда терлекләрне карау, хуҗалыкны алып бару аның вазыйфасына әйләнгән. Һәрбер авыл малае кебек ул да кечкенәдән әтисе хезмәтен үз итә, техника тирәсендә чуалырга ярата. Ә кем белә, бәлки әле аны да бу мавыгулары авыл хуҗалыгы уку йортына илтер.
Рәсемдә: Самат Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X