Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Кулы һәр эшкә ятып тора

Удар комсомол төзелешендәге кебек, ул елларда Масловка авылына да үзвакытында күрше-тирә авыллардан бик күп яшьләр килеп төпләнде.

Петр Кибяков та күрше Питрәч районыннан чирек гасыр элек бирегә эшкә килеп урнашкан. Шуннан бирле ул тракторга утырып җир эшкәрткән, җиләк-җимеш бакчасында хезмәт куйган. Хуҗалык җитәкчеләре дә эш сөючән, уңган механизаторны төрле тармакларга куеп сынап караганнар. Һәркем булдыра алмаган эшләрне төгәл, җиренә җиткереп башкарганга күп еллардан бирле ул биредә үсемлекләргә химик эшкәртү кебек җаваплы эшне башкара. Ә терлек азыгы хәзерләү чорында яшел массаны пресслау эшендә актив катнаша. Урып-җыю чорында да тик ятмый. Кырдагы саламны рулонлап хуҗалыкның азык базасын ныгытуда үз өлешен кертә.
Көз-кыш айларында ул күп еллардан бирле фермада "Деловаль" җайланмасы белән күп төрле өстәмәләр кушып баетылган азык массасын терлекләр алдына тарата. Хезмәт сөючән бу механизатор турында хуҗалыкның терлекчелек белгече Иван Младшин да уңай фикердә.
-Тормыш иптәше Ольга белән алар икесе дә кыш айларында фермада хезмәт куялар. Үз эшләрен белеп, яратып, күңел биреп башкарганга эшләренә тел-теш тидерерлек түгел. Ферма эшчәннәре генә түгел, терлекләр дә яраталар, көтеп алалар аны,-ди ул.
Ә бүген биредә 1100 гә якын мөгезле эре терлек асрала. Аларны һәркөнне яхшы сыйфатлы, туклыклы азык белән тәэмин итү кебек җаваплы эшне Петр Кибяков намус белән башкара. Шуңа аннан биредә һәркем канәгать.
Петр Кибяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев