Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Куллары алтын диләр

Олы Елга авылы егете Минзөфәр Мингалиевны хезмәт сөючән оста буларак һәркем хөрмәтли. Кечкенәдән иптәшләре арасында ул кызыксынучан һәм күп белергә омтылуы белән аерылып тора. Мәктәптән соң механизаторлар хәзерләү училищесын тәмамлап кайта. Аннан тракторга утырып туфрак эшкәртә, чәчүдә катнаша башлый. Өлкәннәр янәшәсендә була. Үзе үстергән игеннәрне җыеп суктыра егет. Еш кына...

Олы Елга авылы егете Минзөфәр Мингалиевны хезмәт сөючән оста буларак һәркем хөрмәтли.
Кечкенәдән иптәшләре арасында ул кызыксынучан һәм күп белергә омтылуы белән аерылып тора. Мәктәптән соң механизаторлар хәзерләү училищесын тәмамлап кайта. Аннан тракторга утырып туфрак эшкәртә, чәчүдә катнаша башлый. Өлкәннәр янәшәсендә була. Үзе үстергән игеннәрне җыеп суктыра егет. Еш кына район күләмендә "Иң яхшы экипаж" буларак күчмә вымпелларга ия була. Җаен чыгарып Лаешка барып автомобильчеләр курсын тәмамлый.
Соңгы елларда ул хуҗалыкта үз эшенең чын остасы санала. Һәр елны кыр эшләрендә катнаша. Чәчү агрегатларына орлык ташый ул. Узган ел Минзөфәр 1980 елда кайткан «ЗИЛ-131» автомашинасын көйләп чәчүдә катнашкан. Быел да хуҗалыкта озак еллар дәвамында "ягулыкны күп сарыф итә",- дигән сылтау белән тик яткан «ЗИЛ-130» автомашинасын төзекләндереп, аның дизель ягулыгы белән эшләүгә көйләп кырга чыккан. Соңгы дистә елда ул хуҗалыкта автомобильләр буенча электрчы һәм аккумуляторчы вазифаларын үти. Билгеле инде, буш вакытларында иске машиналарга җан өрә. Ул быелгы чәчүдә 5 тонна чәчүлек орлыкны агрегатларга илтеп җиткергән. Хуҗалыкта язгы кыр эшләренең көйле баруында аның да өлеше зур.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев