Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Күпләрне сокландырып

Күгәрчендә савым сыеларының баш саны елдан-ел арта икән. Бу хакта безгә авыл җирлеге Советы башлыгы Альберт Сафин җиткерде. Һәм үз төбәкләрендә генә түгел, районда да күп кенә авыл халкына үрнәк булырлык өлкән яшьтәге мәдәният хезмәткәре Люция Мингарипованы мактап телгә алды.

-Бу гаилә гомерләре буена терлекчелекне кәсеп итте. Элек алар бишәр баш сыер асрадылар. Соңгы вакытларда ул бераз кимесә дә, бүген шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны дистәдән артык әле, -диде алар хакында җирлек башлыгы. Бу гаилә белән очрашып, якыннанрак танышырга уйладым. Авыл җирлеге җитәкчесе мактап телгә алган Люция янәшәдәге китапханәдә генә хезмәт куя икән. Әгәр ул кечкенәдән бу эшне юлдаш итмәсә, мөгаен әнисе Хәербәнат апа кебек менә дигән терлекчелек белгече булыр иде.
-Бу хезмәт нечкәлекләрен бөтен гаиләбез белән үз итәбез. Әтием Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйрулла үзвакытында колхозда ферма мөдире, ә әнием уку йорты юлламасы белән авылга килеп ветеринария табибы булып эшләгәннәр,-ди ул.
Өлкәннәрнең бу мавыгуларын кызлары да кечкенәдән үзенә мирас итеп алып дәвам иттерә. Тормыш иптәше Габделмәүлә белән тату гаиләдә алар озак еллар абзар тутырып мал асраганнар. Тик ни кызганыч, ул бу якты дөньядан иртәрәк киткән шул. Шуңа гаиләдә йөкнең авыр башы Люция җилкәсенә төшә. Ул әтисенең сыерлы гаилә сыйлы була, кызым. Көч-куәтең булганда бу хезмәтне ташлама. Маллар тормышка бәрәкәт китерәләр, гаиләнең иминлеге, ныклыгы да аларга бәйле, дигән сүзләрен әле дә күңел түрендә йөртә. Бу сүзләрнең хаклыгын улы белән кызына да ул төшендереп яшәгән. Әнә шуңа югары уку йортын тәмамлап кайткан улы Марсель төп йортта туган авылында эшкә калган. Әти-әнисе, әби-бабасы кәсебен ул да күңелен биреп уңышлы төстә дәвам иттерә. Үз гаиләләренең пай җирләрен 15 гектарга якын җир участогын рәсмиләштереп үз хуҗалыкларына җитәрлек күләмдә азык запасы хәзерли.
-Улым белән киленем Чулпан үзебезгә охшаган. Үз һөнәрләреннән тыш терлекчелекне дә яраталар. Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер. Күңел рәхәтлеге өчен һич кенә дә арына алмыйбыз маллардан. Хезмәт кешене әдәпкә, тәртипкә өйрәтә бит. Мондый асыл сыйфатларга ия булган балалар бервакытта да начар юлга басмыйлар, -дип хезмәт ветераны бүген оныкларына да шундый ук тәрбия бирүе хакында куанычын уртаклашты. Буш вакытларында улы үзенең МТЗ-80 тракторы белән авылдашларына да зур ярдәм күрсәтә. Җир участокларында елның-елында үзләренә җитәрлек күләмдә бөртекле ашлык, күпьеллык үлән үстерәләр.
Бер сүз белән әйткәндә Мингариповлар гаиләсе бүген үз тырышлыклары, хезмәтләре белән көн күрә. Ярдәмче хуҗалыкларында гына бикләнеп ятмый алар. Авылда җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. Мәдәният йортында үткән бер генә чара да алардан башка үтми. Люция ханым авыл китапханәсендә өлкән яшьтәгеләр өчен "Өмет" клубы оештыручы да икән әле. Китап укучылар белән очрашу, күренекле шәхесләребезгә багышланган кичәләр һәм башка күп төрле күңел ачу чараларында ул һәрвакыт актив катнаша. Шуңа инде иңендә 45 еллык тәҗрибәсе булган хезмәткәрне олы бәһалиләр биредә.

Рәсемдә: Люция Мингарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X