Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Күп һөнәр иясе

Элек күмәк хуҗалыкларда эшләүчеләрнең күбесе теге яки бу кирәкле детальне кырдыру өчен район үзәгендәге "Сельхозтехника" берләшмәсенә мөрәҗәгать итә иде.

"Аяз-Ойл" хуҗалыгында бу хезмәтне Михаил Новиков 20 елдан артык инде уңышлы башкара. Зур Мәшләк авылында ишле гаиләдә үскән бу малай кечкенәдән авыл хуҗалыгы машиналары белән кызыксынып, аның серләренә төшенергә тырыша. Мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге һөнәр училищесында белем алуы да тормышында бик ярап куя аның. Авылдан бик күп яшьтәшләре, сыйныфташлары шәһәрләргә чыгып киткәч, ул да район үзәгенә юл тота. Анда оешма, предприятиеләрнең берсендә автомобиль йөртүче булып эшли. Районда яшьләрне массалы төстә комсомол юлламасы белән КамАЗ төзүчеләренә ярдәмгә җибәрә башлагач, тормыш иптәше Елена белән ул да автомобиль төзүчеләр каласына китеп урнаша. Анда ир-егетләр өчен кирәкле байтак кына һөнәр серләренә өйрәнә егет. Ә инде илдә тотрыксызлык башлангач, Яр.Чаллы шәһәрендәге фатирын улына калдырып алар туган авылларына кайтып төпләнәләр. Ә бу вакытларда Зур Мәшләк авылы халкы шәһәрләрдән бер дә ким яшәми. Авыл янәшәсеннән генә федераль дәрәҗәдәге автомобиль трассасы уза. Туган авылы да шактый яңарган, киңәйгән, берсеннән-берсе матур, төзек йортлар, производство базалары калкып чыккан. Кыскасы, яшим дигән кешегә бөтен шартлар да бар. Хуҗалык җитәкчеләре дә аны үз туган төбәгендә сөенеп кабул итәләр. Машина-трактор паркындагы остаханәгә кырдыручы итеп билгелиләр.


-Михаил ул барысын да булдыра, кулыннан килмәгән эше юк. Елның-елында авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүдә дә актив катнаша. Кырдыручы гына түгел, электрчы, эретеп ябыштыручы хезмәтләрен дә зур осталык белән башкара. 70 төрле һөнәр иясе дип нәкъ менә аның кебекләргә әйтәләр дә инде,-ди хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов.


Үз эшен белеп, аны сыйфатлы итеп башкарган хезмәткәрне һәр коллективта да хөрмәт итәләр. Тормышында шактый урау юллар үтеп туган авылына кайткан Новиков биредә зур абруй казанган, алыштыргысыз хезмәткәргә әйләнгән. Ярый әле үзвакытында туган авылыбызга кайтканбыз, шуңа сөенәм, ди күп һөнәр иясе.


Рәсемдә: хуҗалык уңганы Михаил Новиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев