Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Киләчәгебез Азат кебек үз өстенә зур җаваплылык алган ир-егетләрнең кулында

Олы Әшнәккә кайтышлый Масла борылышыннан юл уңай утырткан әбине Саз очына ук илтеп куясы иттем.

Элек чокыр-чакырлы, яз-көз үтеп тә йөрмәслек урамны тигезләп, вак таш түшәгәннәр. "Бу юлларны кайчан, кем рәтләде?",- дип сорап куйдым юлдашымнан. "Директор Габдулла абыеңның кече малае салдырды бу юлны, Алланың рәхмәте төшкере. Авыл халык исеменнән рәхмәт әйтеп язып чык әле",- диде әби арткы утыргычтан төенчекләрен ала ала.
Авылга ярдәм итүче егетләр турында сүз чыккач, җирлек рәисе Резедә Хөснетдинова да беренчеләрдән булып Азат Гариповның исемен атады.
-Яшерен-батырын түгел, Сабантуйлар алдыннан кул сузып диярлек йөрибез бит инде. Ә Азат абый үзе килеп ярдәмен тәкъдим итте. Сабантуй алдыннан кыйммәтле телевизор, микродулкынлы мич алып кайтып та төште. Олы Әшнәк урамнарына вак таш түшәгәндә дә ярдәме зур булды. Ә бер урамга тулысынча үз хисабыннан салдыртты,- диде Резедә ханым.
Әле кайчан гына шушы урамда ялан тәпи йөгереп йөргән Азат авылына файда китерерлек ир-егет булып җитешкән.
Бер караганда Азатның игелекле гамәлләренә гаҗәпләнәсе дә юк инде. Теге апа әйтмешли, директор Габдулла улы ла ул. Авылыбызның мәртәбәле мөгаллимнәре: озак еллар Әшнәк малай, кызларына белем биргән, игелек орлыклары иңдергән Флера апа, Габдулла абый Гариповларның төпчеге. Билгеле булганча, алма агачыннан ерак тәгәрәми ич инде.
Илгиз Җамалиев.
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев