Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Күңеле белән кырда инде ул...

Габделҗәват Гайнетдинов 3 елдан артык инде һәркөнне туган авылы Тулуштан күрше Олы Солтан авылына эшкә килеп йөри.

Биредә урта мәктәпне тәмамлаган егет, мөгаен, киләчәктә биредә эшләрмен дип башына да китермәгәндер. Кулына урта белем турында аттестат алгач күп кенә яшьтәшләре белән аны да хәрби хезмәткә чакыралар. Ә аннан кайткач әтисе, абыйлары үрнәгендә яхшы һөнәр алу максатыннан ул Балык бистәсе һөнәри училищесына юл тота. Ни дисәң дә мәктәп елларында җәйге каникул вакытларында хуҗалыкка булышуы, авылның өлкән механизаторлары янәшәсендә чуалуы, трактор, агрегатлар белән якыннан танышуы бик ярап куя аңа. Шуңа укуда да өлгерә. Практик дәресләрне аеруча күңелен биреп, яратып башкара. Училищеда ул байтак кына яңа төр агрегатлар, техникалар белән эшләү серенә өйрәнә. Ә укуын уңышлы тәмамлап кайткач туган авылында туфрак эшкәртү, чәчү кебек эшкә алына. Яз башыннан ук тракторда җир эшкәртә, ә кыш айларында авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау кебек хезмәттә катнаша. Барлык төр тракторда да эшләп бай тәҗрибә тупларга өлгергән егетне абыйлары да үз яннарына шәһәргә чакырып карыйлар. Әмма ризалашмый ул. Язылмаган тормыш кануннары буенча гаиләдә үскән биш баланың берсе төп нигездә калырга тиеш дип туган авылында төпләнә, гаилә корып җибәрә. Ә инде авылда кискен үзгәрешләр башлангач тик торырга яратмаган егет күрше авылга юл тота. Кайчандыр үз авыллары хәлендә булган Олы Солтанга якташыбыз, үзвакытында районның иң эре һәм куәтле колхозын җитәкләгән Сөләйман Вәгыйз улы Хәмәдияровның улы Ринат яңа тормыш өрергә өлгергән. Бу хуҗалык бүген тормышта үз кыйбласын табып, олы ышаныч, нык адымнар белән атлый. Шуңа Габделҗәват бирегә эшкә килүенә үкенми. Киресенчә, монда ул игенче хезмәтенең чын асылына төшенде. Аннары элеккеге сабакташлары да бик сөенеп каршы алдылар үзен. Шуңа чит авылда кыска гына вакыт эчендә ул тәмам үз кешегә әйләнде. Эшне белгән һәм сөйгән кешене һәр коллективта яраталар шул. Элек күп төрле техникалар белән эш итүен исәпкә алып аңа менә дигән куәтле К-700 тракторы тапшыралар. Элеккеге еллардагы кебек быел да ул туфрак эшкәртү, тырмалау, культивацияләү кебек эшләр башкарырга исәп итә. Кыш айларында бер көн эштән калмыйча барлык агрегатларны, техниканы карап, көйләп күздән кичергәнгә, тизрәк аларны эштә сынап карыйсы килә аның. Бер сүз белән әйткәндә, тәҗрибәле механизаторның күңеле кырга ашкына.
Рәсемдә: Габделҗәват Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев