Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Изгелек сукмаклары...

Зөбәйдә Гаврилова Котлы Бөкәш авылында беренче мәртәбә халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү эшен җайга салган хезмәткәр, дип таныштырды безне район үзәк хастаханәсенең баш табибы Равил Зарипов.

Һәрбер кыз бала кебек ул да кечкенәдән медицина хезмәткәре булырга хыяллана. Иптәш кызлары белән уйнаганда да күбесенчә ул табибә ролен башкара. Сабыйларның бу балалык мавыгуларын кызыксынып күзәткән әнисе дә аңа: "Кызым бигрәкләр дә килештереп уйныйсың, доктор булырсың да безне дәваларсың",- дип әйтә торган була.
Әтисе Рифат абзый белән әнисе Кавия апа республикабызның төрле районнарында үссәләр дә, Казан шәһәрендә кавышып гаилә корып җибәргәч, Баку шәһәренә китеп нефть чыгару эшенә алыналар. Анда бер-бер артлы аларның бер уллары белән ике кызлары дөньяга килә. Уртанчылары Зөбәйдә арада барыннан да зирәк, тыйнак, кызыксынучан булуы белән аерылып тора. Баку шәһәрендә мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлагач кыз Казанга килеп медицина институтына имтихан бирә. Бу вакытта абыйсы Казан авиация институтында белем ала торган була. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырса да, конкурстан уза алмадыгыз дигән сылтау белән аны кире кагалар. Кыз озак уйлап тормыйча Чистай шәһәрендә яшәүче туганнарына юл тота. Шунда ул медицина училищесына укырга керә. Уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый ул. Ә диплом алды практикасына Балык бистәсенә җибәрелгән бу сөйкемле яшь табибәгә шул вакытларда үзәк хастаханәдә дәваланучы яшь укытучы Валерий Гавриловның күзе төшә. Алар нибары өч мәртәбә генә очрашып аңлашалар. Дүртенчесендә егет тәвәккәлләп кызның әти-әниләре янына Бакуга барып аларның ризалыкларын сорый. Ә алар Котлы Бөкәш авылында яши башлагач яшь белгечне балалар бакчасына шәфкать туташы итеп билгелиләр. Гаиләләренә ямь, өмет биреп бер-бер артлы ике балалары-уллары Тимур белән кызлары Эльвира дөньяга килә. Гаилә, балалар мәшәкате белән аның югары белем алу теләге дә сүнә, онытыла. 1985 елда Котлы Бөкәш участок хастаханәсенә аны өлкән шәфкать туташы итеп эшкә алалар. Бу вазыйфаны төгәл 5 ел башкаргач, Котлы Бөкәштә халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге эшли башлый. Бу яңа эшне башлау, җайга салу бурычы йөкләнә аңа. Үз хезмәтенең нечкәлекләрен яхшы белгән Зөбәйдә аны намус белән башкарырга тырыша. Ял, бәйрәмнәрне белмичә тәүлек буена авыруларга хезмәт күрсәтә. Еш кына татлы йокысыннан бүленеп, нәни балаларын калдырып күрше авылларга да чыгып китәргә туры килә аңа. Ул бүген дә яшьләрчә җитез, барысына да өлгерә. Иң куанычлысы, яшьлегендә сайлаган һөнәренә хилафлык кылмыйча «Гиппократ» тугрылыгын саклап хезмәт куйган бурычын да төгәл үтәгән. Әти-әнисен дә дәвалап, тәрбияләп, олылап соңгы юлга озаткан. Кайнанасы белән кайнатасына да шундый ук олы хөрмәт күрсәткән. Әнә шуларның барысын да күреп, белеп торган авылдашлары аны кешелеклелеге, гади авыл кешесенә һәрчак ярдәмгә әзер булуы өчен үз итәләр, яраталар да инде. Чыннан да, ул авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен үз кулыннан килгәннең барысын да эшләргә омтыла. Республика клиник хастаханәсе табибларыннан һәм авырулардан бик күп рәхмәт сүзләре адреслана үзенә. Изгелекне халык бервакытта да онытмый ул!

Рәсемдә: Зөбәйдә Гаврилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев