Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Исәп-хисап исәпле кулларда

Берәүләр чит-ят җирләрдә олы дәрәҗәләргә ирешсә, икенчеләр туып үскән төбәгендә күпләрне сокландырып матур тормыш итәләр.

Мәүлия Мифтахова да бик күп сыйныфташлары кебек яшьлек романтикасына бирелеп Казан шәһәренә китә. Шунда промышленность предприятиеләре бухгалтеры белгечлегенә ия була. Уку йортында белем алгач практикага ул туган авылы Бикчурай Чаллысына кайта. Ә бу вакытта элеккеге Калинин исемендәге колхозның баш бухгалтеры Сания апасы Фазылова аны ачык йөз белән кабул итә, эш күнекмәләренә өйрәтә.
-Сания апаны үземнең беренче остазым итеп саныйм. Эше күп, вакыты тар булуына карамастан, ул бер вакытта да сыкрануны белмичә, бик күп яхшы гамәлләргә өйрәтте. Гомерем буена рәхмәтле мин аңа,-ди ул.
Шулай итеп 30 ел элек башлаган бу авыр һәм җаваплы эшне бүген дә Мәүлия уңышлы төстә дәвам иттерә. Колхоз яшәүдән туктагач ул Мәшләккә күченеп терлекчелек буенча бухгалтер вазыйфасын башкарган. Исәп-хисап эшен төгәл алып барганга җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре дә яраталар, үз итәләр үзен. Каз.Чаллы авылы янәшәсендәге терлекчелек комплексы базасында "Слобода" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ачылгач Фәнис Садыйков аны бирегә терлекчелек буенча бухгалтер итеп чакыра. Шулай итеп алар бергәләшеп яңа урында авыр һәр җаваплы эшкә алыналар. Кыска гына вакыт эчендә берничә баштан башланган дуңгызларның баш саны 10 меңнән артып китә. Билгеле инде, монда эш шартларының да соңгы заман таләпләре югарылыгында оештырылуы әһәмиятле. Шуңа терлекчеләр дә монда үз эшләрен күңелләрен биреп башкара. Баштагы мәлдә яңа урында эш башлавы җиңел булмый аларга. Ремонтчылар китү белән бинага дуңгыз балаларын китереп тутыралар. Ә биредә аларның төгәл исәбен алып барырга, үсеп җиткәннәрен үлчәп озатырга да кирәк.Эштә ялгышлыклар һич кенә дә гафу ителми. Аннары эшләүче хезмәткәрләрнең эшенә дә тиешле бәя бирә беләләр алар.
-Коллективыбыз бүген Аллага шөкер, бер генә дә очраклы кеше юк. Барысы да Мәүлия Мифтахова кебек үз эшенең чын остасы. Йөкләнгән вазыйфаларын белеп, яратып, төгәл башкаралар,-ди агрофирма директоры Фәнис Садыйков. Аннан, биредә алар хезмәткәрләрнең эшләренә бәя биреп туган көннәрен, юбилейларын да бергәләшеп бик күңелле үткәрүне гадәткә керткәннәр. Коллективта хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү кирәкле гамәл. Ул тагын шулай озак еллар дәвам итсен, Каз.Чаллы комплексы терлекчеләре үзләренең олы хезмәтләре белән сөендереп яшәсен иде.
Мәүлия Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев