Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Искене яңарта, эш диеп җан ата

Кайбер авыл җирлекләрендә әле дә музейларда гына очратырга мөмкин булган техниканы көйләп эшләтүче осталарны күрергә була. "Аяз-Ойл" хуҗалыгында данлыклы механизатор Рәүф Фазлыйәхмәтов хакында безгә шундый фикер әйттеләр. Өч ел элек бирегә эшкә килгәч аңа, хуҗалыкка 30 ел элек үк кайтса да гамәлдән чыгарылмаган МТЗ тракторын тәкдим итәләр. Башка берәү булса,...

Кайбер авыл җирлекләрендә әле дә музейларда гына очратырга мөмкин булган техниканы көйләп эшләтүче осталарны күрергә була.
"Аяз-Ойл" хуҗалыгында данлыклы механизатор Рәүф Фазлыйәхмәтов хакында безгә шундый фикер әйттеләр. Өч ел элек бирегә эшкә килгәч аңа, хуҗалыкка 30 ел элек үк кайтса да гамәлдән чыгарылмаган МТЗ тракторын тәкдим итәләр. Башка берәү булса, аны күрү белән кул селтәр иде. Ә менә иңендә 20 ел хезмәт стажы булган, мәктәп елларыннан ук әтисе янында чыныгу алган егет, андыйлардан түгел. Коры рамга калган, нибары бер тәгәрмәче генә булган тракторны кабул итеп, ремонтларга керешә ул. Хуҗалык идарәчесе, бер үк вакытта механик вазыйфаларын башкаручы Илфат Хәбибуллин белән машина-трактор паркында көйләүче Михаил Новиков ярдәме белән алар эшне тиз тоталар. Боларны читтән күзәткән хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов та, сәләтле егеткә булыша. Башлаган гамәлләрен ярты юлда калдыра торганнардан булмавын чамалап, кирәкле запас частьләрне аңа үзе алып, кайтарып бирә. Шулай итеп бер атна эчендә ташландык хәлдә булган тракторга "җан керә". Озак та үтми егет аны хуҗалык эшләрендә сыный башлый. Ә бүген хуҗалыктагы шактый җаваплы эшләрне Рәүф Фазлыйәхмәтовка йөклиләр. Кыш айларында ул терлекләр алдына азык тарата. Ә яз башыннан малларны болынга чыгаргач, кыр эшләрендә катнаша башлый. Язгы чәчүдән соң терлек азыгы хәзерләүдә, аннары урып җыюда катнаша. "Дон" комбайнын быел да ташламаска исәбе. Өч елдан артык инде күрше Мамадыш районыннан килеп эшләгән бу егетне "хуҗалык тоткасы" ул диләр.
Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев