Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Иртә таңнан эштә ул

Василий кечкенәдән авыл хуҗалыгы хезмәтенә тартылып үсә. Балалык елларыннан ук кулы эшкә ятып торганга, колхозда эшләүче абый-апалары малайны җәйге каникул чорында үзләре белән эшкә алалар. Атка тырма тагып болында печән җыюларны татлы хатирә итеп хәтерендә яңарта ул. Мәктәпне тәмамлагач күп кенә иптәшләре белән Корноухово авылындагы һөнәр училищесына юл тота. Техника...

Василий кечкенәдән авыл хуҗалыгы хезмәтенә тартылып үсә. Балалык елларыннан ук кулы эшкә ятып торганга, колхозда эшләүче абый-апалары малайны җәйге каникул чорында үзләре белән эшкә алалар. Атка тырма тагып болында печән җыюларны татлы хатирә итеп хәтерендә яңарта ул. Мәктәпне тәмамлагач күп кенә иптәшләре белән Корноухово авылындагы һөнәр училищесына юл тота. Техника тирәсендә чуалып үскән малайга биредә белем алу кыен булмый. Барлык фәннәрне дә җиңел үзләштерә ул. Авыл хуҗалыгы машиналары серләренә дә күңелен биреп өйрәнә. Авыл тормышы белән яшәгән егет хәрби хезмәттән кайткач һичбер икеләнүләрсез үзенең туган колхозы Калинин исемендәге күмәк хуҗалыкка эшкә килә. Хезмәт дәрте ташып торган егетне җитәкчеләр дә җылы каршы алалар. Мәктәптә укыган еллардан ук хуҗалыкка булышып үсүен искә алып һәм аны тиешле бәяләп, егеткә шактый яхшы, төзек хәлдә булган МТЗ-50 тракторын тапшыралар. Менә шуннан башлана инде аның техника белән чын-чынлап дуслашуы. Һичбер карышу, зарлану, сыкрануны белмичә кая кушсалар шунда бара Василий Федоров. Кирәк булганда комбайнга утырып терлек азыгы хәзерләүдә, ашлык суктыруда да катнаша. Иртә таңнан җир эшкәртеп чәчү чәчә. Әнә шулай хезмәттәшләре һәм белгечләрнең хөрмәтен яулый ул. Ә эш сөючән хезмәткәрне һәр коллективта да үз итәләр. "Чаллы" фермерлык хуҗалыгында да кыска гына вакыт эчендә үз кешегә әйләнгән ул. Производстовода гына түгел, шәхси тормышта да күпләргә үрнәк Федоровлар гаиләсе. Бу хакта Зур Мәшләк авыл җирлеге Советы башлыгы Илдус Мифтахов әйтте.
-Алар икесе дә производствода күңелләрен биреп хезмәт куялар. Балаларына да үзләре үрнәгендә менә дигән хезмәт тәрбиясе бирә белделәр. Бүген дә алар шәхси хуҗалыкларында абзар тутырып терлек асрыйлар,-ди ул.
Авыл җирендә яшәгәч һәркем терлекчелек кәсебен үз итә шул. Әнә шуңа коллективта да яраталар үзен.
-Күрше авылда яшәвенә карамастан, эш урынына бездән дә иртә килеп техникасын карап, майлап эшкә әзерли ул. Иң куанычлысы, үзенә йөкләнгән эшне югары сыйфатлы итеп башкара, үз эшенең чын остасы дип әйтергә мөмкин аны,-ди фермер Дамир Ногманов.
кыр эшләре батыры Василий Федоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев