Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Җиргә салган эзнең дәвамы

Уза да китә бу гомер... Шатлыгы булса да, аның артыннан борчу-мәшәкатьләре өелеп килсә дә еллар агымы тукталмый.

Өлгерәсеңме, юкмы-гомер уза. Аннан бары бер кочак хатирә, истәлекләр генә кала. Шулар белән юанасың, шулар белән яшисең.
Үткәннәргә борылып карадымы, иң әүвәл туып-үскән авылы Яңа Арыш күз алдына килеп баса Кадрия Ильясованың. Балачакны үзенә сыендырган киң урамнары, янәшәдәге җиләкле урманнары, чишмә буйлары... Һәркайсының күңел түрендә үз урыны бар.
Шулай да гомеренең күп өлеше Балык бистәсендә уза аның. Без, редакция хезмәткәрләре өчен Кадрия апа кыйммәтле табыш. Район тарихындагы һәр вакыйганы энәсеннән җебенә кадәр белә, хәтерли ул. Шулай булмый ни, үзе дә дистә еллар газета дилбегәсен тормыш иптәше Ислам ага янәшәсендә җигелеп тарткан кеше бит ул, моннан тыш җәмәгать эшләре дә активисты да. Озак еллар редакциянең профсоюз, партия оешмасын җитәкләде, күп мәртәбәләр авыл Советы депутаты итеп сайланды. Гадел, туры сүзле, принципиаль Кадрия Харис кызы район халык суды утырышчысы да булды. Районның җирле радиотапшырулар редакторы, диктор да иде ул.
Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: редакция Район тарихы партия оешмасы профсоюз