Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

“Җирдә эшләргә яратам”

Балык бистәсе егете Роберт Власов Казан дәүләт аграр университетын быел гына тәмамлады әле. Якташыбыз укыган елларында фән олимпиадаларында актив катнаша. 2012 елның 16 маенда Санкт-Петербургта узган Халыкара олимпиадада "Техник грамота"га лаек була. Роберт университетның җәмәгать тормышында да кайнап яши. КДАУның студент хезмәт отрядын җитәкли. Ул отряд Бөтенроссия конференциясендә берничә мәртәбә...

Балык бистәсе егете Роберт Власов Казан дәүләт аграр университетын быел гына тәмамлады әле. Якташыбыз укыган елларында фән олимпиадаларында актив катнаша. 2012 елның 16 маенда Санкт-Петербургта узган Халыкара олимпиадада "Техник грамота"га лаек була. Роберт университетның җәмәгать тормышында да кайнап яши. КДАУның студент хезмәт отрядын җитәкли. Ул отряд Бөтенроссия конференциясендә берничә мәртәбә призлы урыннар ала. ТР Авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов та уңай яктан билгеләп үтә әлеге отряд егетләрен, шәхси рәхмәтен белдерә. Икене курстан башлап Роберт язгы-җәйге практикаларын "Агропартнер Трейд" компаниясендә уза. Үзйөрешле сиптергеч агрегатта механизатор булып эшли. Татарстанның күп кенә районнарында иген басуларын чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртә. Үзен бары тик уңай яктан күрсәткән егетне укуын тәмамлагач әлеге компаниягә бригадир итеп эшкә алалар. Механика факультетының 15 студенты аның җитәкчелегендә практика узалар. Егетләр Балык бистәсе, Әлки, Спасс, Менделеевск, Әгерҗе, Азнакай һәм башка район хуҗалыкларының басу-кырларын заманча чит ил үзйөрешле агрегатлар белән эшкәртәләр. Студентлар теоретик белемнәрен практикада ныгыталар, тәҗрибә туплыйлар. Шуңа өстәп ярыйсы гына хемәт хакы да алалар.
Менә шундый җирне яратучы яшьләр булганда республика авыл хуҗалыгының киләчәгенә өмет бар инде.

Рәсемдә: Роберт Власов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев