Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Җир-Анага хөрмәт белән

"Безне тукландыра торган җиргә сакчыл караш кирәк. Шул вакытта гына ул яхшы уңыш бирә",-ди ООО "Логос" баш агрономы Виктор Геннадьевич Гуськов.

Бу сүзләрдә җир кешесенә хас табигый зирәклек ярылып ята инде. Виктор Гуськов заманында "Дружба" колхозының алдынгы механизаторы Геннадий Порфирьевич Гуськовның улы. Туган ягына мәхәббәт, игенче һөнәренә тугрылык аның канына сеңгән. Виктор һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылышы белән аерылып тора. 80 нче елларда яшь комбайнчы районның комсомол-яшьләр экипажлары арасында ике ел рәттән җиңүче була. Бу хезмәт җиңүе артында көнне-төнгә ялгап эшләү, йөзләрчә гектарларда җыелган ашлык ята. Менә шундый шартларда чыныга инде чын игенче. Виктор Геннадьевич озак еллар җирдә эшләү дәверендә авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек өйрәнеп кенә калмый, агроном һөнәренең серләренә дә төшенә. Үзен бары тик яхшы яктан күрсәткән егетне башта бригадир итеп сайлыйлар, аннары "Дружба" авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе итеп куялар.
Социаль-икътисадый реформалар башлангач та Гуськов югалып калмый. 1996 елда ООО "Логос"та эшли башлый. "Башта җиңел булмады инде, агроном, инженер, идарәче, ә кайвакытта гади механизатор вазыйфаларын да башкарырга туры килде,-дип искә ала Виктор Геннадьевич. -Әмма Евгений Владимирович Лылов "Логос"та ныклы коллектив туплауга иреште. Бер максатка берләшү, үзара ярдәм итешү иң катлаулы проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирде".
Бүген ООО "Логос" районның уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы берләшмәсе. Аның заманча куәтле материаль-техник базасы бар. Басу-кырларда белемле белгечләр, намуслы хезмәтчәннәр эшли. Шуңа күрә уңышлар да, яхшы производство күрсәткечләре дә озак көттермиләр.
Быел табигать шартларының бик үк уңай килмәвенә карамастан, ООО "Логос" игенчеләре яңа технологияләрне, заманча техника кулланып бөртеклеләрдән яхшы уңыш үстерүгә ирештеләр. Аеруча рапс куандырган. Хәзер бирегә җирле һәм башка район белгечләре тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Киләсе елда хуҗалыкта рапс мәйданнарын 2,5 мең гектарга җиткерергә планлаштыралар. Хәзер туфрак әзерләү эшләре бара. ООО "Логос"та көзге кыр эшләре төгәлләнсә дә, Виктор Геннадьевич Гуськов киеренке хезмәттән бушамый. Киләсе уңыш турында кайгырта.
Рәсемдә: В.Гуськов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев