Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Икмәк тәме–тормышының яме

Гомерең буе яратып башкарырдай хезмәт, һөнәр табу кеше бәхетенең нигезедер мөгаен. Минзифа апа Гыйлемханова әнә шундый бәхетле затлардан. Менә 44 ел инде икмәк пешерү комбинатында эшли ул.

Кечкенә Минзифа әнисенең икмәк пешерүен сихерләнеп күзәтә торган була. Куәстәге камырның кабаруы, бигрәк тә мичтән чыккан башны әйләндерерлек хуш ис әсир итә кызчыкны. Тизрәк үсәсе, әнисе кебек тәмле күмәчләр пешерәсе килә аның. Бу вакытта гомеренең 44 елын шушы игелекле хезмәткә багышлаячагы башына да килмәгәндер инде. Югары Тегермәнлек кызы 8 сыйныфны тәмамлагач ук бик күп яшьтәшләре кебек колхоз эшенә җигелә. Комбайннан салам төшерүдә, ындырда ашлык чистату, киптерүдә... Хәер, нәрсәсен санап торасың, колхозда нинди эш бар, барысы да төшә кыз җилкәсенә. 18 яшендә кибетче булып эшләүче күрше егете Гыйльман белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч уллары, бер кызлары туа. Үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән Гыйльманны кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләре Балык бистәсенә склад мөдире итеп чакыралар.
-Күченү мәшәкатьләре белән йөргәндә бөтен Балык бистәсенә таралган икмәк исе җәлеп итте мине. Нәкъ әнкәй пешерә торган икмәк тәме инде. Борыннарны кытыклап кереп җанны,тәнне ләззәтләндерә торган ис. Җир йөзендәге иң тәмлесе,-дип искә ала Минзифа апа. -Минем исәрләнеп торганымны Гыйльман да сизеп алды. "Пекарняда икмәк пешкән, шуның исе тарала,дип куйды ул". Бары тик шунда гына эшлисем килә. Пекарняга урнаштыр мине,-дидем.-Кая барса, шунда сүзе үтә иде Гыйльманымның. Урнаштырды.
Менә шулай балачак хыялы тормышка аша да куя Минзифа апаның. Баштарак авыр була инде, итәк тулы бала дигәндәй. Ул вакытта төпчекләре Рафиска нибары 6 ай гына була әле. Икмәк пешерү үзе дә җиңелләрдән түгел. 50 шәр килограммлы капчыкларны да күтәрергә, кызу мич каршында торырга да кирәк. Гомумән, ипекәй табыныбыз уртасына килгәнче адәм баласы шактый тир түгә шул. Шуңа да гомер-гомергә кеше икмәкне кадерләгән, олылаган. Өлкәннәр әле дә булса өстәлгә коелган валчыгына кадәр учына себереп авызына каба бит. Безнең буын сәерсенебрәк карый инде моңа. Аңламый.
Минзифа апаны берничә ел икмәк пешерүче булып эшләгәч мастер итеп куялар. Нинди генә һөнәрне алма, аны башка хезмәттәшләреннән ничектер остарак, камилрәк башкаручылар була. Икмәк, я булмаса аш-су пешерүне генә алыйк. Бер үк төрле он, чүпрә, су кулланасың, бер үк мичкә тыгасың, бер үк вакытта аласың, ә менә берәүнең ризыгы телне йотарлык, икенчеләрнекенә нәрсәдер җитешмәгән кебек була. Моның сәбәбен бер кеше дә, шул исәптән Минзифа апа үзе дә аңлата алмый инде. Ходай биргән сәләттер инде ул. Минзифа апа кебек осталар җан җылысын да кушалар икмәккә. 80 нче елларда көненә 12-15 шәр тонна икмәк-булка пешерә торган булалар. Ә дүрт дистәдән артык дәвердә Минзифа апа куллары аша ничә тонна икмәк-булка үтте икән? Санап чыгарырлык түгел.
Минзифа апа белән әңгәмәбез куерып кына киткәндә ишектән яшь кенә бер ханым баш тыкты.
-Минзифа апа, ипиләрне генә карап ал әле, җитешмәделәрме икән?
Нурзидә Минвәлиева үзе дә озак еллар икмәк пешерү мастеры булып эшләсә дә һәрвакыт Минзифа апа белән киңәшләшә.
-Икмәк пешерү серләрен барыбызга да ул өйрәтте инде. Әнкәйләребез кебек яратабыз, хөрмәт итәбез,-диде ул.
-Минзифа апа белән 30 ел бергә эшлибез. Алны-ялны белми ул, кирәк икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә. Коллективның иң хөрмәтле, абруйлы кешеләренең берсе,-ди производство мөдире Раилә Фәсхетдинова.
Саубуллашыр алдыннан Минзифа апага соңгы соравымны бирдем:
-Икмәк пешерү шактый авыр хезмәт бит. Лаеклы ялга китәргә дигән уй кермиме башыгызга?
-Бу коллективтан, хезмәттәшләремнән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Эштән кайтып бераз торуга сагына башлыйм үзләрен. Безнеке кебек тату, бердәм коллектив бүтән юктыр да,-ди ул.
Хезмәтендә бер өлге булса, гаиләдә дә күпләргә үрнәк ана ул, балалары тормышта үз урыннарын тапканнар, хәзер 9 оныгын, 2 оныкчыгын сөя Минзифа апа.
Шушы көннәрдә 75 яшь тулды Минзифа апага. Аңа бу яшен һич бирәм димә әле. Хәрәкәтләре яшьләрчә җитез, йөзеннән нур бөркелә. Тормыштан ямь, яраткан хезмәтеннән тәм табып, кешеләргә бары тик яхшылык кына кылып, теләп яши белүнең хикмәте инде бу. Бер дә бүтән түгел.

Рәсемдә: Минзифа Гыйлемханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев