Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Икмәк тәме учларында

Әниемнең кулларыннан һәрвакыт башларны әйләндерерлек икмәк тәме килә иде. Ул алып кайта торган ипидән дә тәмлерәкне ашаганым булмады. Инде менә лаеклы ялга чыкканына өч дистә елга якын вакыт узса да, аның учларыннан шул хуш ис килә кебек,-ди Миңсылу апаның Укмас авылында гомер итүче төпчеге Руфия ханым. Миңсылу әбинең балачагы, яшьлеге...

Әниемнең кулларыннан һәрвакыт башларны әйләндерерлек икмәк тәме килә иде. Ул алып кайта торган ипидән дә тәмлерәкне ашаганым булмады. Инде менә лаеклы ялга чыкканына өч дистә елга якын вакыт узса да, аның учларыннан шул хуш ис килә кебек,-ди Миңсылу апаның Укмас авылында гомер итүче төпчеге Руфия ханым.
Миңсылу әбинең балачагы, яшьлеге ул чорда яшәгән авыл кызларыннан әллә ни аерылмый инде. Яңа-Сала авылында Өммегөлсем, Закир Шакировлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән кул арасына кереп эшкә өйрәнеп үсә. Әнисенә сеңелләрен, энеләрен карарга булыша. Яңа-Салада-4, Биектауда 7 сыйныфны тәмамлагач, колхоз эшенә йөри башлый. Урманын да кисә, урагын да ура, терлекләр дә карый. Эшкә батыр, сөйкемле кызны Котлы Бөкәш умартачысы Зиннур Әхмәтов күзләп йөргән икән. Озак та үтми гаилә корып җибәрәләр. Зиннурына умартачылыкта булыша Миңсылу, колхоз эшеннән дә калмый. Уңган киленне авыл халкы да тиз арада үз итә. Нәрсәгә тотынса шуны булдыра, диләр андыйлар турында. Матур итеп күлмәкләрен дә тегә. Ул елларда Котлы Бөкәш һәм күрше-тирә авыл йортларының тәрәзәләрен ул теккән пәрдәләр, челтәрләр бизи. Ә 1968 елда аның язмышы Котлы Бөкәш икмәк пешерү заводыннан аерылгысыз. Кыска гына вакыт эчнедә өйрәнчектән икмәк пешерүче, мастер дәрәҗәсенә күтәрелә.
-Ул вакытларда пекарняда 5 мич гөрләтеп эшләп торалар иде. Өч сменада 5 тоннадан артык ипи, 1 тонна булка пешерә идек,-дип сөйли Миңсылу әби. -Зәкия, Мәймүнә, Сания, Нуридәләр белән бик дус, тату булып эшләдек. Котлы Бөкәш зонасындагы 20 дән артык авылны икмәк белән тәэмин итеп тордык.
Миңсылу Әхмәтованың тырыш хезмәте медальләр, күп санлы Мактау грамоталары белән бәяләнгән.
Тормыш иптәше Зиннур ага белән алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Рәим әнисенең йөрәгенә яра салып мәрхүм булган инде. Уртанчылары Рәмзис Казан медицина институтын тәмамлап Түбән Камада ашыгыч ярдәм больницасында баш табиб вазыйфаларын башкара. Хәзер дә шунда эшләвен дәвам итә әле. Кызлары Руфия исә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап озак еллар Фрунзе исемендәге колхозда бухгалтер булып эшли. Миңсылу әбинең горурлыклары, куанычлары алар. Шактый өлкән яшьтә булса да, Миңсылу әби "хәрәкәттә бәрәкәт" дип тормыштан ямь табып яши бирә. Җәй көннәрендә Котлы Бөкәштәге төп йортларында тавык-чебешен дә асрый, чәчәкләр үстерә.
Яңа ел Миңсылу әби өчен икеләтә бәйрәм. 1 гыйнварда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә ул. Балалары, туганнары, күп санлы дуслары аны күркәм гомер бәйрәме белән кайнар котлыйлар.
Рәсемдә: Миңсылу Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев