Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Җиңүе нигезле

Кемнең кем булуы авыр чакта беленә, диләр. Игенчелектә дә шулай. Яхшы техникага утыру гына түгел, кызу эш вакытында аның белән югары нәтиҗәләргә ирешү һәркемнең дә кулыннан килми.

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Хәлил Әшрәпов, Зөфәр Әхтәмов белән "Солтан" агрофирмасына барып чыккач, механизаторларның кыр эшләренә әзерлекләре турында кызыксындык, алда торган мөһим бурычлар хакында фикерләштек. Әлбәттә инде, Олы Солтан авылы игенчеләре бер авыздан диярлек элеккеге чорлар белән чагыштырганда хәзерге куәтле техника белән эшләү күпкә җиңелрәк, язгы чәчү озакка сузылмас, дигәннәр иде.
Әйе, соңгы елларда биредә машина-трактор паркы заманча техника, агрегатлар белән тулыланды. Куәтле, кыйммәтле яңа техника, агрегатларны очраклы механизаторларга йөкләп булмый бит. Шуңа монда аларны күп еллар хуҗалыкта хезмәт куеп, зур сынаулар үткән тәҗрибәле тракторчыларга беркетеп дөрес эшләгәннәр. Игенчеләре дә аның ниндиләр бит. Һәркайсы затлы, яңа тракторларда чит ил фермерларын көнләштерерлек хезмәт куялар. Техниканы да, агрегатны да яхшы беләләр. Ә кызу эш вакытында ватылып уңайсыз хәлдә калмас өчен биредә алдан ук зур хәстәрлек күрү матур гадәткә кергән. Әнә шуңа язгы чәчүдә быел иң югары нәтиҗәләргә ирешкән чәчү батыры Фердинанд Зәйнуллинның куанычы икеләтә зур. Мөстәкыйль рәвештә тракторга утыруына да быел 30 ел тулган аның. Шушы вакыт эчендә нинди генә техника үтмәгән аның кулыннан. Т-40, ЮМЗ, ДТ тракторларын да иярләгән ул. Ул чорларда К-700 тракторында беренче эш көнен әле дә яхшы хәтерли егет. Яңа Солтан авылында туып үскән Фердинанд Зәйнуллин кече яшьтән үк әтисе Равил абый янәшәсендә авыл хуҗалыгы техникалары серләренә өйрәнеп үсә. Шуңа мәктәпне тәмамлагач ул район үзәгендәге һөнәр училищесына юл тота. Әтисе хезмәтен лаеклы дәвам иттерү өчен шактый тырышырга туры килә егеткә. Хуҗалыкта күп еллар хезмәт куя ул. Туган авылы кырларына үз районыбыз егете Ринат Хәмәдияров инвестор булып килгәч кенә барлык авыл халкы җиңел сулап куялар. Елның-елында хуҗалыклары матур үзгәрешләр кичерә. Эш үзенчәлекләре, технология дә хәзер инде элеккеге еллар белән чагыштырырлык түгел. Моңа һәркем шат.
-Заманча чит ил тракторын кабул итеп алгач, баштагы мәлдә югалып калдым. Куәтлелеге буенча К-700 дән әлләни аерылып тормаса да, яңа тракторга утыргач үземне космик ракетадагыдай хис иттем. Ул гади авыл механизаторлары өчен бик уңайлы итеп эшләнгән. Шуңа аның белән начар эшләү һич мөмкин түгел, килешми дә,-ди Фердинанд.
Яхшы нәрсәгә тиз күнегәләр дигәндәй, "Джон-Дир" тракторлары серләренә тиз төшенә ул. Елның-елында кыр эшләрендә уңай нәтиҗәләргә ирешә. Хуҗалыкта бөртекле культуралар чәчүне быел ул берүзе башкарып чыкты. Бер мең гектардан артык мәйданда чәчү чәчте һәм яхшы сыйфат белән тәмамлады. Чәчү батырының гаиләсе дә авылда мактаулылар рәтендә. Тормыш иптәше Флера белән 3 бала тәрбияләп үстереп, аларга тормышта үз юлларын табарга булышканнар.
Фердинанд трактор белән яхшы идарә итү генә түгел, катлаулы операцияләрне төгәл, пөхтә башкаруы белән дә мактаулы. Җитәкчеләр дә алар хезмәтеннән канәгать.
-Механизаторларыбыз һәркайсы тәҗрибәле. Бөртекле культуралар чәчүдә Фердинанд макталса, бәрәңге утыртуда быел абыйлы-энеле Айнур белән Илнур Хәсәновлар өлгерлек күрсәттеләр,-ди хуҗалык идарәчесе Рөстәм Минвәлиев. Быелгы язгы чәчү Фердинандка зур җиңү китерде.
Рәсемдә: Фердинанд Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев