Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Иң-иңнәр арасында аның исеме бар

Бүген районның иң яхшы баш белгече булып танылган Равил Вилдановның тиздән югары уку йортын тәмамлап туган авылына эшкә кайтуына 35 ел тула. Ул чорларда дәрәҗәле хезмәтләрдән саналган зоотехник һөнәрен сайлавы әле дә хәтерендә аның. Тик уку йортын тәмамлап кайткач фермада эш булмау гына беркадәр борчый аны. Вакытлыча дип егетне район...

Бүген районның иң яхшы баш белгече булып танылган Равил Вилдановның тиздән югары уку йортын тәмамлап туган авылына эшкә кайтуына 35 ел тула.
Ул чорларда дәрәҗәле хезмәтләрдән саналган зоотехник һөнәрен сайлавы әле дә хәтерендә аның. Тик уку йортын тәмамлап кайткач фермада эш булмау гына беркадәр борчый аны. Вакытлыча дип егетне район газ службасының авылдагы белгече итеп эшкә алалар. Биредә аңа алты елдан артык эшләргә туры килә. Көннәрнең берсендә хуҗалыкта баш белгеч урыны бушавын хәбәр итәләр. Бик сөенеп кабул итә ул тәкъдимне. Равил җиң сызганып терлекләрнең баш санын арттыру, аларның продуктлылыгын яхшырту кебек мәшәкатьләргә алына. Беренче эш көненнән үк көтүне яңарту, савым сыерларның токымын яхшырту кебек мөһим эшне үзенең көндәлек бурычы итеп саный. Хуҗалык терлекчеләре дә аны хуплыйлар. Беренче чиратта ул тудыру бүлегендә эшләүчеләр һәм яшь бозау караучыларның хезмәтенә игътибарны арттыра. Нәтиҗәсе дә озак көттерми. Шулай итеп яңарышлылар нәселле таналарны читтән алмыйча, үзләрендә чыныктырып, тәрбияләп үстерә башлыйлар. Берничә елдан хуҗалыкның терлекчелек тармагы район күләмендә мактала. Ә бүген исә бу хуҗалыкны еш кына башкаларга үрнәк итеп куялар. Биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны ике меңгә җитеп килә. Алар һәр көнне хәзерләүчеләргә 6,5 тонна яхшы сыйфатлы сөт озаталар. Күптән түгел районның иң яхшы терлекчелек белгече өчен зур истәлекле вакыйга булды. Узган ел йомгаклары буенча "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең баш зоотехнигы Равил Вилданов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының 100 мең сумлык грантына ия булды. Ул республиканың иң яхшы терлекчелек белгечләре исемлегенә кертелде.
Белгеч әле бүген дә ирешелгәннәр белән тукталмыйча өметле матур хыяллар белән янып яши.


Идрис Аметов.
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев