Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди чирмешәнле Рабига һәм Нургаян Гайсиннар

Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди алар

-Әйдә, җимеш, кил, утыр әле яныма. Матур күлмәгеңне киеп куй,-дип каршы алды Рабига апа тормыш иптәше Нургаян абыйны.

Чирмешән авылында яшәүче Рабига белән Нургаян Гайсиннар илле ел бергә гомер итәләр. Олыгайган саен мәхәббәт чишмәләре саекмый, бер-берсенә булган ярату хисләре арта гына бара аларның.

Биш бала үстергәннәр. Өзелеп сөярлек тугыз оныклары бар. "Киленнәрем кызларыма караганда да әйбәтрәк",-ди Рабига апа. Үзе дә яшь киленнәр кебек биеп кенә тора әле. Бакчада үстергән чәчәкләре, өйдәге гөлләре искетмәле.

Дөньяның җәннәтендә яшиләр алар. Күпләп мал асрыйлар. Ике сыер, ике бозау, ат, тай, ишегалды тулы тавыклары, абзар тулы сарыклары бар. Шуның өстенә ун баш умарта тоталар.

"Җәй буе печән чабып, киптерәбез, җитмәгәнен сатып алабыз. Быел җиде төргәк печән, тугыз төргәк салам алдык, җитәрлек булсын, дидек",-дип сөйли Нургаян абый.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев