Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хәмәтгаян Гыйлемҗановның төрмышы 30 елдан артык "тимер ат" белән бәйле

Хуҗалыкларда соңгы кыр эшләре-туңга сөрү тәмамланып килгәндә район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре белән без Урахча хуҗалыгының ерак кырына килеп чыктык.

Берничә трактор тигез рәтләргә тезелеп соңгы гектарларны тәмамлап килә иде. Иң яхшы хезмәткәр гадәттә алда була дигәндәй ДТ-75 тракторы кара төтеннәр чыгарып, туңган җир катламын каплый-каплый, басу читенә килеп туктады. Йөзендә арганлык билгесе чагылса да башкаларга аны сиздермәскә тырышып алдынгы тракторчы үзен көтеп торган белгечләр янына килеп күреште. Үз эшен һәрвакыт шулай пөхтә итеп башкарырга гадәтләнгән механизаторны районда күпләр яхшы беләдер мөгаен. Хәмәтгаян Гыйлемҗанов 30 елдан артык инде хуҗалыкта чылбырлы трактор белән идарә итә. Ул елның-елында шулай туфрак эшкәртүдә, чәчүдә актив катнаша. Ә кыш айларында механизаторлар өчен тотрыклы эш булмаганлыктан фермага маллар карарга күчә. Эш сөючән тракторчыны авылда күпләр хөрмәт итә. Гаиләсе дә эшчән, тәртипле аның. Тормыш иптәше Равия белән матур тормышта ике малай тәрбияләп үстергәннәр.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев