Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хезмәте–юанычы

Язмыш таләбенә буйсынып кайларда гына гомер кичерми райондашларыбыз. Юлсубино авылында туып үскән Гөлсем Зәйнуллина тормышыннан, гомумән, сайлаган һөнәреннән канәгать.

Авылда урта мәктәпне тәмамлагач ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумна юл тота. Аннан соң аны министрлык юлламасы белән районыбызның элеккеге "Гигант" колхозына бухгалтер итеп эшкә җибәрәләр. Моңарчы белмәгән, күрмәгән авылда эшли башлаганда беркадәр күңелсезләнә ул билгеле. Үземә тиешле елларымны эшләрмен дә, кире туган авылыма кайтырмын дип уйлый. Нәкъ менә шул вакытларда хәрби хезмәттән кайткан Иске Арыш авылы егете Мансурның күзе төшә үзенә. Күңелләре бер-берсенә тартылган яшьләр берничә айдан гаилә корып җибәрәләр. Алар бергәләшеп күпләрне сокландырып матур тормышта яшиләр. Гаиләләренә ямь биреп бер-бер артлы ике уллары белән кызлары дөньяга килә. Әби-бабайның да ярдәме тия билгеле. Гөлсемнең тормыш юлында да гел яхшы кешеләр генә очрап тора. Ул елларда хуҗалык белән җитәкчелек иткән Сөләйман абыйсы Хәмәдияровның күңеленә аеруча хуш килә бу хезмәт сөючән кыз.
Колхоз идарәсендә эшләү дәверендә ул Гөлсемне үз игътибарыннан, ярдәменнән ташламый. Шулай итеп ул колхоз идарәсендә 10 ел бухгалтер хезмәтен башкарганнан соң, һәркөн күрше авылдан килеп йөрүен күреп, гаиләле кешегә болай эшләү кыен дип Иске Арыш бригадасына склад мөдире итеп күчерә. Шуннан соңгы елларда авыл җирендә күп төрле үзгәрешләр булып торса да, Гөлсем бу җаваплы хезмәтен тел-теш тидермичә уңышлы төстә дәвам иттерә. Әле бүген дә ул "Азык-төлек корпорациясе"нең Иске Арыш бригадасында исәпкә алучы, үлчәүче һәм склад мөдире хезмәтләрен башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев