Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хезмәтеннән тәм табып яши

Халык телендә тикмәгә генә кешене белү өчен бер пот тоз ашарга кирәк, димәгәннәр шул. Күптәнге танышым Зөфәр Мингалиевның әле моңарчы киң кырлы һөнәр иясе булуын белмәгәнмен.

Без аның белән беренче мәртәбә 30 ел элек "Кама" колхозы кырларында очраштык. Ул чорларда егетнең экипажы район комсомол яшьләре арасында урып-җыюда алда бара иде. Аңа әле район комсомол комитетының күчмә вымпелын да тапшырдылар. Ә хезмәт юлында мондый бүләкләрне күп алган ул.


Зөфәр Казаклар авылында туып үскән. Әтисе Нургазиз абзый белән әнисе Хәния апа гомерләре буена колхозда терлекчелектә хезмәт куйгач, улларын да алар үз эшләрен дәвам иттерүләрен телиләр. Әмма мәктәптә укыганда ук колхоз эшләрендә булышып үскән малай киләчәк тормышына юлны үзе сала. Озак еллар дәвамында җәйге каникул чорында ул комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр дә егетнең эшкә кулы ятып торуын, сәләтле булуын күреп аңа Корноухово авылындагы һөнәр училищесына укырга керергә киңәш итәләр. Ә укуын тәмамлап кайткач егеткә шактый таушалган, иске ДТ-75 тракторын тапшыралар. Ул хуҗалык җитәкчеләренең ышанычын аклау өчен бар көчен куеп тырыша. Мондый кыен вакытта аңа хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары Шәфыйк, Исхак, Закир абыйлары ярдәмгә килә. Бу остазларның изгелеген ул әле һаман онытмый, кадерләп күңел түрендә саклый. Еш кына аларның аталарча киңәшләрен хәтерендә яңарта. Бигрәк тә дүрт ел дәвамында комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән Исхак абыйсы Хәйруллинның булышлыгын тоеп яши ул. Әнә шулай өлкәннәр киңәшен тотып ул тракторын тулысынча сүтеп, үз кулы белән җыеп эшкә чыга. Уртак хезмәтләре бер дә бушка китми аларның. Бу тракторы аңа һәм хуҗалыкка күп еллар хезмәт итә. Язгы кыр эшләре вакытында уңайсыз хәлдә калмый. Ә урып-җыю чорында исә элек күнегелгәнчә, ул комбайн штурвалы артына утыра. Ләкин егет болар белән генә дә чикләнеп калмый, Лаешка барып автомобильчеләр курсына укырга керә. Зөфәр шулай итеп хуҗалыкта ел әйләнәсе эштә була. Комбайнын юып, чистартып куйгач автомобиль руле артына утырып язгы кыр эшләренә кадәр төрле рейсларда йөри. Хуҗалыкка кирәкле төзелеш материаллары, запас частьләр кайтара. Еш кына аны сөт ташу кебек җаваплы эшкә дә куялар.


Иңендә 40 елга якын механизаторлык стажы булган Зөфәр Мингалиев бу көннәрдә дә тик торуны белми. Хуҗалыкта иң җаваплы участокны җитәкли. Берничә ел дәвамында агрегатларны чәчүлек орлык белән ике трактор тәэмин итсә, соңгы ике елда ул бу эшне берүзе башкара. Техника, агрегатларны, автомашинасын да үзе төзәтеп сафка бастыра.


-Безнең Зөфәрнең кулыннан килмәгән эше юк. Районда, мөгаен, автомашинаны аннан да яхшы белүчеләр сирәктер. Шуның өстенә әле ул аккумуляторчы, автоэлектрчы хезмәтләрен дә зур осталык белән башкара. Кыскасы, барысын да булдыра торган егет ул,-ди агрофирма директоры Камил Садыйков.


Быелгы язгы чәчүгә дә ул моннан 30 еллар элек хуҗалыкка кайткан "ЗИЛ-130" автомашинасын көйләп алып чыккан. Мондый техниканы хәзер күпме генә эзләсәң дә табып булмастыр, мөгаен. Ә аның кулында ул яхшы, төзек хәлдә, заманча яңа техникадан бер ягы белән дә калышмый. Хуҗалык эшләрендә генә түгел, көндәлек тормышта да бу гаилә күпләргә үрнәк икән. Бу хакта безгә Олы Елга авыл җирлеге Советы башлыгы Фәрит Садриев шактый күп мәгълүматлар бирде.


-Бар яктан да килгән тәртипле гаилә. Эштә дә сынатмыйлар. Тормыш иптәше Наҗия белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да күп итеп терлек асрыйлар. Ике улларын олы тормыш юлына чыгаруда, яхшы һөнәр сайлауда булыштылар. Мондый гаиләләр күбрәк булсын иде,-ди ул.


Күп төрле һөнәр иясе ел әйләнәсе әнә шулай киеренке хезмәттә. Нәкъ менә аның кебекләр турында хезмәтеннән тәм, тормыштан ямь табып яши, диләр.


Рәсемдә: оста куллы Зөфәр Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев