Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хезмәтенең җимешләрен татый ул

"Кама-Агро" хуҗалыгының Казаклар авылы фермасы һәр елны хуҗалыкта лидерлык итә. Быелгы җәйге чорда да алар яхшы сыйфатлы һәм мул сөт алуга ирешкәннәр. Мондый күчеш чорында гадәттә продукция җитештерү күләме кими. -Быел без бу эшкә ныклы хәстәрлек белән килдек. Маллар алдыннан яшел массаны өзмәдек. Шуңа зур үзгәрешләр дә сизелми. Хәзерләүчеләргә бүген...

"Кама-Агро" хуҗалыгының Казаклар авылы фермасы һәр елны хуҗалыкта лидерлык итә. Быелгы җәйге чорда да алар яхшы сыйфатлы һәм мул сөт алуга ирешкәннәр. Мондый күчеш чорында гадәттә продукция җитештерү күләме кими.
-Быел без бу эшкә ныклы хәстәрлек белән килдек. Маллар алдыннан яшел массаны өзмәдек. Шуңа зур үзгәрешләр дә сизелми. Хәзерләүчеләргә бүген 1,5 тонна сөт сатабыз. Бу узган елдагыдан югары,-ди ферма мөдире Миннегөл Сәлахова.
Эшнең көйле баруын ул хезмәттәшләренең тырышлыгыннан күрә. Бүген биредә һәр сыердан уртача 17 шәр килограмм сөт савып алучы Миләүшә Вахитова, Гөлсинә Ибраһимова, Рәйсә Кәримова, Әсфирә Миннебаева кебек уңганнар эшләгәндә була шул. Ни дисәң дә җирле кадрлар белән күп нәрсәгә ирешергә мөмкин.
Ә менә коллектив уңганы Гөлсинә Ибраһимованың фермага эшкә килүенә 35 ел тулган. Бүгенге хезмәтеннән канәгать ул. Эш шартлары яхшы, хезмәткә түләүдә дә тоткарлыклар юк.
-Фермага эшкә килгәч ун ел кул белән сыер саудым. Хуҗалык җитәкчесе булып Хәсән абый Имамов билгеләнгәч, эшебезнең авыр булуын күреп, тиздән кул белән сыер саву бетереләчәк дигән иде. Без ул сүзләргә ышанмыйча, көлеп карадык. Ә ул үз сүзендә нык тора торган рәис булып чыкты,- ди Гөлсинә.
Бу коллективта бүген һәр савымчы 46 шар баш сыер сава. Аларның һәркайсы диярлек яшь таналарны өйрәтеп үстергән. Әнә шуңа хезмәт күрсәткечләре дә югары. Кышлату чорында да алар терлекләрнең продуктлылыгын киметмәүне үз алларына бурыч итеп куйганнар.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев