Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хезмәте–күңел бизәге

Яңа Арыш урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Галия Нәбиуллина 30 ел гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган. Күп мәртәбәләр район мәгариф бүлеге, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2008 елда "Татарстан мәгарифе өлкәсендәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесенә лаек булган, 2011 елда "Безнең иң яхшы укытучы" грантын алуга ирешә....

Яңа Арыш урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Галия Нәбиуллина 30 ел гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган. Күп мәртәбәләр район мәгариф бүлеге, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2008 елда "Татарстан мәгарифе өлкәсендәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесенә лаек булган, 2011 елда "Безнең иң яхшы укытучы" грантын алуга ирешә. Быел исә илкүләм "Мәгариф" өстенлекле проектында катнашып республика дәрәҗәсендә җиңү яулый. Әлбәттә, мондый уңышларга ирешү бер-ике еллык хезмәт белән генә була алмый. Ирешелгән үрләре даими рәвештә, системалы итеп һәм хезмәтен, иң беренче чиратта, балаларны яратып эшләү нәтиҗәсе.
Укытучы булып эшләү дәверендә минем төп максатым-балага үзенең мөмкинлекләрен тулырак ачарга ярдәм итүче шартлар тудыру. Шуңа күрә дә химия һәм биология дәресләрен үткәргәндә укучыларны китап һәм өстәмә материал белән эшләү генә түгел, ә бәлки төрле эш формаларына үз мөнәсәбәтләрен булдырырга, киләчәктә бу предметларны өйрәнүнең үзләре өчен кирәкле булуын төшендерергә тырышам. Бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү һәм алардан бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру чыгарылыш сыйныф укучысына киләчәккә яхшы һөнәр сайлау мөмкинлеген арттыра, аларга бу тормышта уңышлырак социальләшергә ярдәм итә дип саныйм,-дип яза Галия Нәбиуллина үзенең сайтында.
Алга куелган максатка ирешү өчен ул түбәндәге бурычларны алгы планга күтәрә:
-укытучы хезмәтен интенсивлаштыру һәм даими рәвештә үз осталыгыңны арттыру аша укыта торган предметлар буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү өчен шартлар тудыру;
-алга таба уңышлы социальләшү өчен укучыларны химия һәм биология фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруга әзерләү;
-һәр укучы белән индивидуаль эшләү һәм предметларны тирәнтен өйрәтү аша балаларның танып-белү активлыгын үстерү.
Укучыларга ныклы белем бирү, методик осталыгын арттыру өчен 2005 елдан химия буенча вариатив дәреслекләр белән эшли башлый. Профильле укытуга юнәлдерелгән бу дәреслекләр материалны тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирә, шул ук вакытта укытучыга да үз өстендә эшләү этәргече булып тора. Яңа дәреслекләр белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтеп район, республика укытучылары алдында ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрә, фәнни-гамәли һәм фәнни-методик конференцияләрдә катнашып чыгышлар ясаый. 2011 елда үзе дә укучы ролендә булып бердәм дәүләт имтиханы тапшыра һәм 96 балл җыюга ирешә. Укучыларым БДИ тапшыру өчен ел саен химия, биология фәннәрен сайлый һәм күрсәткечләре район, республика дәрәҗәләреннән югары була. Химия һәм биология белән бәйле профессия алып халык хуҗалыгының төрле тармакларында элеккеге 35 укучысы эшли. Ә бүгенге көндә югары уку йортларында 11 һәм Казан медицина көллиятендә дә 7 укучысы белем ала.
-Укытучы һөнәрен сайлавыма һич кенә дә үкенмим,-ди ул горурланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев