Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хезмәт йөге иңнәрдә

Хуҗалыкның иң яхшы, булган механизаторы белән очрашып әңгәмә корырга теләгемне белдергәч, "Азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе хуҗалыгыбызда йомшак эшләүчеләр юк, барысы да үз хезмәтләренең чын осталары дип безне Фәррах Вәлиуллин белән таныштырды.

Фәррах язгы кыр эшләренә ныклы хәстәрлек күреп агрегатларга кирәкле запас частьләр артыннан үзәк усадьбаның машина-трактор паркына килгән икән. Ул 40 елга якын инде Иске Арыш авылында механизатор хезмәтен башкара. Тракторчы хезмәтен ул әтисе Әсәт абыйдан мирас итеп алып калган. Җәмгыятебездә күп төрле үзгәрешләр булса да, аны ташлап башка һөнәр үзләштерергә уйламый егет. Ни дисәң дә, мәктәптә укыган елларыннан ук кызыксынып йөргән катлаулы механизатор һөнәрен ярата, үз итә ул. Аның серләренә үзе әйткәндәй, 10 яшеннән үк өйрәнә башлый Фәррах. Ә чынлап торып мәктәптә 6 нчы сыйныфларда укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып йөри.


-Бүгенгәчә хуҗалыкта механизатор хезмәтен уңышлы гына башкаруыма мин остазларым Сәлах абзый Җәләлов, Габдулла абзый Хисамов, Сәгъди абзый Гайнетдиновка рәхмәтлемен,-ди егет. Балачактан ук әтисе янәшәсендә чуалулары, остазлары киңәшен төгәл үтәве һәм мәктәптә авыл хуҗалыгы машиналарын ныклап торып өйрәнүе белән канәгать калмый ул. Колхозда тракторда эшләгән елларында район техник училищесының Балыклы Чүкәй авылында ачылган филиалында укып белемен киңәйтүгә ирешә. Кышын-җәен тракторда эшләсә, урып-җыю чорында кыр корабына утырып үзе чәчеп үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуда катнаша. Комбайнда эшләгән елларында улы Римны да янында йөртеп ир бала өчен тормышта аеруча кирәкле механизатор һөнәре серләренә өйрәтә. Әнә шулай үзенә йөкләнгән һәрбер операцияне җиренә җиткереп башкаруы өчен хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл эшчәннәре дә үз итә аны.


Иңендә 36 еллык механизатор тәҗрибәсе булган игенче быелгы язгы кыр эшләренә дә ныклап торып хәзерлек эшләре алып бара. Уңган механизаторның гаиләсе дә авылда абруйлы, мактаулы. Һәрбер авылдашлары кебек алар да киләчәккә зур өметләр белән язгы кыр эшләренә хәзерләнәләр.


Рәсемдә: хуҗалык уңганы Фәррах Вәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X