Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хезмәт асылы–тормыш муллыгы

Абзарларында 10 баш маллары: 3 сыер, 3 үгез, 2 бозау, бер ат асрыйлар. Бакчаларында 13 умарталары да бар. Анысы әтиләре Мөбәрәкҗан өстендә икән. «Каенанам белән каенатам бик нык булышалар. Мин сөт язып кайтканда иртә белән сөт аертылган, май язып куелган була. Миңа эремчек кенә сөзәсе кала",-ди Тегермәнлек авылыннан Мөсфирә апа....

Абзарларында 10 баш маллары: 3 сыер, 3 үгез, 2 бозау, бер ат асрыйлар. Бакчаларында 13 умарталары да бар. Анысы әтиләре Мөбәрәкҗан өстендә икән. «Каенанам белән каенатам бик нык булышалар. Мин сөт язып кайтканда иртә белән сөт аертылган, май язып куелган була. Миңа эремчек кенә сөзәсе кала",-ди Тегермәнлек авылыннан Мөсфирә апа.
"Булганнан бар да була" дигәндәй, сөт, эремчек, май, тура, катык, йомырка, бал кебек продуктларны алар инде менә 6-7 ел һәр атнаның шимбә көнендә Казанның "Җиңү проспекты" базарына алып барып саталар. Сатып алучыларның күбесе урта яшьтәгеләр икән. "Яз һәм көз көннәрендә ни өчендер товар яхшырак сатыла",- ди Мөсфирә апа. Натураль авыл продукциясенең бәясе белән дә кызыксындым. Мисал өчен, эремчек - 80-90 сум, сөтнең 1 литры - 25 сум, каймакның ярты литры-70-80 сум, язган май-180-200 сум, 3 литрлы бал-1400-1500 сум тора икән.
(Тулырак материалны газетабызның киләсе 92нче санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев