Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Халык һәрчак канәгать

Иң борынгы һөнәрләрнең берсе булган хат ташучы хезмәте авыл җирендә гомер-гомергә игелекле эш булып исәпләнде. Бүген алар өстенә шактый зур вазыйфалар йөкләнгән.

Район почта элемтә үзәге башлыгы Илсур Кәтиев сүзләренә караганда, коллективта бүген иң яхшы хезмәткәрләр генә тупланган. Аларның күпчелеге гүзәл затларыбыз-хатын-кызлар. Район халкыннан элемтәчеләрдән зарланып, канәгатьсезлек белдереп язылган шикаятьләрнең булмавы да коллективның үзара дус, тату яшәвенең ачык мисалы. Эшчәнлекләре дә элеккеге чорлардан шактый үзенчәлекле аларның. Төп вазыйфалары халыкка газет-журналлар, хатлар таратудан тыш әле тагын дистәләгән төрдә хезмәт күрсәтәләр. Ә район үзәгенә китерелгән матбугат чараларын иң элек сортларга бүлүче Роза Мөхәммәтшина каршы ала. Аның активлыгы, җитезлеге нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә авыл элемтә бүлекләренә бүләләр. Уйлап карасаң, бу хезмәт сөючән хатын кулыннан меңәрләгән данә газет-журналлар, хатлар, посылкалар үтә. Район үзәге элемтә бүлеге иң эреләрдән исәпләнә. Сәвия Нәбиуллина җитәкләгән бу коллективта 7 хат ташучы эшли. Аларның һәркайсы бай тәҗрибәгә ия.
-Кече яшьтән үк авылыбызда хат ташучы апалар эшенә сокланып карый идем,-ди Мәрзия Хәтимова. 5 ел элек бирегә эшкә килгән ул. Бу ханымны коллективта гына түгел, район үзәгендә һәркем үз итә. Остазы Сәрия Гайнетдинова кебек үз эшен бервакытта да иртәгесе көнгә калдырмый. Көнозын үз участогындагы 427 йортка кереп яшәүчеләргә шатлык өләшә. Газет-журналларны, хат, телеграмма, бандерольләрне авыл халкы сөенеп кабул итәләр. Әле күбесе үз шатлыгы белән дә уртаклаша. Аралаша торгач өлкәннәргә ул кирәкле азык-төлек товарларын да алып килә. Подпискалар рәсмиләштерә, коммуналь түләүләрне дә урында кабул итә.
Хәзер элемтә бүлегендә озын чиратлар да юк, 3 кеше халыкны кабул итә. Эш сәгатьләре дә район халкы өчен уңайлы итеп үзгәртелде. Район үзәгендә яшәүчеләр яхшы белгән Әлфия Садыйкова хезмәттәшләре белән коммуналь түләүләрне кичке 8 сәгатькә кадәр кабул итә.
Авылларда да инде почта элемтә бүлекләре заманча төс алды. Һәр елны өчәр-дүртәр бүлекне төзекләндерәләр. Район элемтә үзәге башлыгы план-заданиеләрен арттырып үтәүче Трой-Урайдан Галина Артамонова, Масловкадан Зилә Касыймова, Урахчадан Мөсфирә Гыйлемханова җитәкләгән коллективларны мактау сүзләре белән телгә алды. Үзләренең көтеп алынган хатын-кызлар көнендә дә алар авыл кешеләре белән бәйрәм итә. Тырыш хезмәттә кадер-хөрмәт яулаган бу һөнәр ияләренә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев