Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Аның хезмәт юлы тулысынча тәрбиягә багышланган

Уку елы тәмамланып, укучыларның имтиханнары башлануга күңеле кабат урыныннан кузгала аның. Укучыларның әзерләнеше ничек булды икән, дигән борчылулар төн йокысын качыра. Югыйсә, Балык бистәсе икенче мәктәбе коллективының беркайчан да сынатканы булмады. Укудагы уңышлары белән район күләмендә генә түгел, республикада уздырылган фән олимпиадаларында да үзен танытты. Ә күңел дигәнең барыбер тынгысыз...

...Педагог. Җитәкче. Илдус Фатыйхов хезмәт юлын бер-берсенә бәйле шушы ике сүз белән аңлатып булыр иде. Ә инде тирәнтен белим дисәң, югарыда язылганнарга янәдән биографик елларны өстәп күзаллау кирәктер.
Тумышы белән районыбызның Таулар авылыннан ул. Әүвәл Шомырбаш сигезьеллык мәктәбен, аннан Котлы Бөкәштә унеллыкны тәмамлаган. Спортны үз иткән егеткә Казан педагогия институтының физик культура факультетына керү дә әллә ни кыенлыклар тудырмаган. Хәер, анысы әле соңрак, үзен Тулуш авыл мәктәбендә укытучы буларак сыный башлагач кына була. Ә ни өчен укытучы?-дигән соравыма әңгәмәдәшемне тыңлый-тыңлый җавабын да алдым. Балаларны ярату, мәктәп эшенә баштан-аяк чумып, хезмәт тәмен белеп яшәү әнисе Мария Матвеевна Кузнецовадан күчкән икән бит. Гомер буе балаларга башлангыч белем биргән, сабырлыгы, акыллылыгы белән хөрмәт казанган ана, улы күңеленә дә, сиздерми генә шундый юнәлеш биргән.
Бер ара Бәтке мәктәбендә физкультура укытучысы булып та эшли язмам герое. Ә менә Балыклы Чүкәйгә күченүе тормышына сөенечле үзгәрешләрне дә кертә. Гаилә кору, соңрак мәктәп директоры постына күтәрелү чорларын иң җаваплы, шул ук вакытта бәхетле елларыннан саный ул. Тормыш юлдашы Равия ханым рус теле укытучысы. Уртак казанда кайнап, киңәшләшеп, фикерләшеп эшли алар. Балыклы Чүкәй мәктәбендә уңай үзгәрешләр күзгә күренеп арта. Укуда өлгереш яхшыра, укучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыгы булдырыла. Җәйге яллар исә мәктәпне төзекләндерү, яңарту эшләре белән уза. Хезмәте югары бәяләнә директорның: нәтиҗәле эшләгәне өчен РСФСРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә ул.
(Язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз)
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев