Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Гәүдәсенә күрә эше, хезмәтенә күрә ашы бар

Кече яшьтән үк техника белән кызыксынуын күреп хуҗалык җитәкчеләре Рафаэль Фатыйховка шактый яхшы хәлдәге МТЗ -80 тракторы тапшыралар. Бу хәл, билгеле инде, аның күңелен күтәреп, эшкә җилкендереп җибәрә. Бу олы ышанычны аклар өчен ул җаны-тәне белән тырыша. Иртән авыл кешеләре көтү куып кайтканчы ук колхоз үзәге Шумковога эш урынына менеп...

Кече яшьтән үк техника белән кызыксынуын күреп хуҗалык җитәкчеләре Рафаэль Фатыйховка шактый яхшы хәлдәге МТЗ -80 тракторы тапшыралар. Бу хәл, билгеле инде, аның күңелен күтәреп, эшкә җилкендереп җибәрә. Бу олы ышанычны аклар өчен ул җаны-тәне белән тырыша. Иртән авыл кешеләре көтү куып кайтканчы ук колхоз үзәге Шумковога эш урынына менеп җитә. Техникасын эшкә әзерли, майлый, йомшарган узелларын тарттыра. Дәрте эшкә ташып торган егетне үтә дә җаваплы урынга билгелиләр. Бәрәңге һәм чөгендер игү буенча звено җитәкчесе вазыйфасын йөклиләр үзенә. Шулай итеп елның -елында егет үз осталыгын арттыра. Район комсомол-яшьләр экипажлары арасында җиңүче булып, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән кайткач, кабат үз эшен дәвам иттерә ул. Ә соңрак инде хуҗалык җитәкчеләре аңа уенын-чынын бергә кушып, синең буй сыныңа килешеп тора, эшләп кара әле дип, куәтле К-700 тракторын тапшыралар. Шулай итеп шушы тракторны егерме елдан артык эшләтә ул.
Ә бүген аны "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең иң яхшы әйдәүче механизаторы саныйлар. «Бирегә эшкә килгәч тә нык сокландырды ул безне»,-ди хуҗалыкның баш инженеры Сергей Егоров. Күп еллардан бирле хуҗасы булмаганлыктан коры рамга гына калган, металл ватыклары арасында яткан техниканы эшкә әзерли башлый ул. Күпләр моны сокланып күзәтә. Коры рамыннан тыш эшкә яраксыз ике тәгәрмәче булган бу "гәүдәле техниканы " ул тиз арада сафка бастыра.
Хәзер инде аны яңалардан аеруы да кыен. Кара көзгә кадәр егет хуҗалыкның азык утарында сенаж, силос базында яшел масса таптата. Кыш айларында да ял сирәк эләгә үзенә. Тынгысыз күңелле механизатор берничә ел инде хуҗалыкның икенче бригадасы булган Иске Арыш авылына баручы 16 километрлы кыр юлын кардан чистартып тора. Билгеле инде, Яңа Арыш, Иске Арыш, Балыклы Чүкәй, Олы Укмас авыл урамнары, производство участоклары, ферма тирәләрен тәртиптә тоту да аңа йөкләнгән.
-Хезмәте һәрвакытта җаваплы аның. Ел әйләнәсе эштән бушамый. Быелгы язгы кыр эшләрендә катнашты. Ике мең гектардан артык җир тырмалап, хуҗалык механизаторлар арасында икенче урынны яулады,-ди Сергей Егоров.
Хуҗалык уңганы Рафаэль Фатыйхов бу көннәрдә терлек азыгы хәзерләүдә хезмәт куя. Тиздән аның беренче мәртәбә К-700 тракторына утыруына 27 ел тула. Шушы вакыт эчендә бу аның өченче техникасы. Ә бу исә егетнең сакчыллыгы хакында сөйли. Производствода гына түгел, шәхси хуҗалыгына да сокланырлык аның. Абзар тутырып терлекләр, кош-кортлар асрыйлар. Ике сыерлары, 30 лап сарыклары бар. Ә монда инде көнозын хуҗалык эшеннән бушамаган механизаторга тормыш иптәше Руфия ярдәмгә килә. Бер-берсен аңлап, бер сулышта булып алар төп йортта өлкән яшьтәге әниләре Минихаят апаны тәрбиялиләр. Уртак тырышлыклары белән гаиләдә үскән ике кызларына үз белгечлекләре буенча укып, шәһәр җирендә хезмәт юлларын башлап җибәрергә булышлык күрсәтүләре шулай ук алар адресына олы мәртәбә өсти.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев