Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Гаилә учагы: тормыштан тәм табып яшиләр Бикмуллиннар

Таң атып килә. Бүген көн нинди булыр? Яңгыр яумасмы икән? Авыл җирендә туып, туган туфрак җылысыннан көч алып, Мел.Починок авылында яшәүче ирле-хатынлы Наҗия һәм Фәнил Бикмуллиннар таңны һәркөнне шундый уйлар белән каршы алалар.

Ниятләре изге, хыяллары өметле бу тырыш парның. Һәр карыш җирнең кадерен белеп, иген игеп, мал-туар үстереп, әти-әниләренең эшен дәвам итеп ята гаилә.

Гаилә җылысын саклап яшәүче Наҗия Бикмуллина районыбызның Биектау авылында дөньяга килә. Ут борчасы кебек тере, хәрәкәтчән кызчык Наҗия тракторда эшләүче әтисе янында бөтерелә. Гаиләдә кыз балалар гына булганлыктан, әти аны үзенә ярдәмче итеп үстерергә теләгән, күрәсең. Ул аны урманга утынга да алып барды, тирес тә ташытты. Нинди малайлар эше бар-барысын да эшләп үсте Наҗия. Укып бетергәч тракторчы булырга теләде. Ләкин әти: "Кызым, тракторда эшләү бик авыр, хатын-кыз эше түгел",-дип каршы төште. Шул вакытта гаиләбезгә авыр кайгы килде, әниебез вафат булды. Шуннан соң Наҗия авылда эшкә унашырга, әтигә булышырга, мине (сеңлесен) тәрбияләшергә карар итә.

Авылда эшләп килүче тегү цехына урнашты ул. Эштән кайтуга өй җыештыра, ашарга пешерә, сыер сава, миңа дәрес әзерләшә, гомумән, тавык та чүпләп бетермәслек эшләрне башкара.Унбиш яшьлек Наҗия бу эшләрнең барысына да ничек өлгерде икән ?! Ләкин ул бервакытта да зарланмады. Бер елдан соң Түбән Кама шәһәренә китеп заводка эшкә урнашты. Һәр атна саен кайтып, әтигә, миңа ярдәм итте.

Күрше Үрнәк авылы егете Фәнил белән гаилә корып җибәрделәр. Хезмәтне, җирне яратучы җизни белән Мель.Починок авылында яши башладылар.Наҗия башта фермада эшләде. Ярдәмчел, киң күңелле, Наҗияне социаль хезмәткәр булырга эшкә чакырулары да, очраклы тәкъдим булмагандыр диеп уйлыйм. Ул каршы килми. Бүгенге көнгә кадәр үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.

Шул ук вакытта җизни белән гаилә фермасы төзергә тели алар.Башка такта яру эше белән шөгыльләнәләр.Соңыннан,100 га җир алып, шуны эшкәртәләр. Мал-туар яратучы Бикмуллиннарның бүген терлекчелектә үз тоткан урыны бар. Наҗия һәркөнне иртә таңнан торып, 20 баш сыер сава.

Тормыштан тәм табып яшиләр Бикмуллиннар. Барысы да гаилә учагы-Наҗиягә рәхмәтлеләр.

Люция Гайнетдинова,

Шетнево-Тулуш мәктәбе укытучысы.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев