Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Фәнис Галиуллин: баскан җирдә ут чыгара [ФОТО]

Тирәбездә бик күп төрле һөнәрләргә ия булучы, кулларында ут уйнатучы, талантлы кешеләр яши. Бүгенге көндә Олы Елга авылында гомер итүче Фәнис Галиуллин әнә шундыйлардан.

Спортка мәхәббәт анда мәктәптә үк тәрбияләнә. Мәктәпне бетергәннән соң ул Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый. Физик яктан чыныккан батыр егет күңеле белән, татар халкына гына хас булган, милли көрәшкә тартыла. "Моның өчен игътибарлы булырга, күп күнекмәләр ясарга, ихтыяр көченә ия булырга кирәк. Билгеле бер әзерлек, белем таләп ителә",-ди ул. Бу сыйфатларны ул үзендә тәрбияли һәм тиздән нәтиҗәсе дә күренә башлый. Һәр елны ярышларда катнашып район батыры булып кала. Сабантуйларда уздырылган көрәшләр аның катнашыннан башка үтми. Иллегә якын тәкә ала, 2001 елны районда абсолют батыр булып кала һәм "Ока" машинасы белән бүләкләнә.
Республикакүләм бәйгеләрдә дә катнашып, зур җиңүләргә ирешкән. Ике тапкыр Татарстан беренчелегенә көрәшеп өченче урынга чыкса, авыл хуҗалыгы министрлыгы призы өчен көрәштә өченче урынны алган. Чистай шәһәрендә узган Мәгаз Сәхабетдинов призы өчен көрәштә өченче урынны яулый. Казанда команда белән Татарстан беренчелегендә чемпион исеменә лаек була. Моның белән генә тукталып калмый, милли көрәш белән беррәттән гер күтәрү төрен дә үз итә. 2005 елларда Газпром трансгаз спартакиадасында гер күтәреп ике тапкыр беренче урынны ала.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев