Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Эшнең нәтиҗәсе яхшы булганда гына җанга рухи ләззәт тарала

"Зәңгәр ягулык"ның көнкүрешебезгә кергәненә инде дистәләрчә еллар. Авыл халкы иң әүвәл электр утларының рәхәтен күрсә, йортларга газ тоташтыру утын хәзерләү, ягу мәшәкатьләреннән коткарды.

ПМК-1 "Трестсоюз"ның участок мастеры Рамил Насыйров йөзләгән хуҗалыкларга әнә шул шатлыкны өләшкән мөхтәрәм зат. Районыбызның дистәләрчә авылларына хезмәт күрсәткән ул, өлкән яшьтәге бик күп әби-бабайларның йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләрен алган. Нәтиҗәле хезмәте өчен хөкүмәтебезнең күп бүләкләренә, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган. Кемнән генә сорасаң да аның кешелекле, ярдәмчел булуы хакында ишетәсең. Аны якыннан белүчеләрнең "Зәңгәр Күлдән тимерче Каюм малае бит ул", дип горурланып куюлары исә аның тырыш, булган нәселдән икәнлегенә ишарәли.
Һәр эшнеә башлангычында хезмәт сөючәнлек ята. Бу яктан Насыйровларның берсе дә тел-теш тидерә торганнардан түгелләр. Әти-әниләренең рухи мирасы булып аларга тырышлык, олыларны олы итү, кечеләргә ихтирам белән карау сыйфатлары күчкән. Рамил Насыйровны да әнә шул яктан бәялиләр.
Районыбызда аны белмәүчеләр сирәктер. Хезмәт кенәгәсенең ачылышыннан ук аның бер өлкәдә генә хезмәт куйганлыгы күренә-газлаштыру! Әлеге җаваплы эшкә ул 1975 елда, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң килә. Район газ оешмасына шофер булып эшкә урнашкан егетнең максатчанлыгы, тырышлыгы җитәкчеләр күзеннән читтә калмый. Аны "Таттрестсоюз"ның ПМК-1 оешмасына участок мастеры итеп билгелиләр.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X