Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Эше һәрчак киеренке

"Аяз-Ойл" хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов урак батыры Рәүф Фазлыйәхмәтов хакында шактый гына җылы мактау сүзләре җиткерде.

-Коллективыбызның горурлыгы ул Рәүф. Елның-елында эштә сер бирмичә тырышып эшли,-дип фермадан кырга тирес чыгаручы механизаторны эзләп табып, безнең белән таныштырды.
Инде менә берничә ел дәвамында Мамадыш районыннан килеп эшләүче бу игенче ел әйләнәсе киеренке эштә. Ул яз башыннан җир эшкәртә, чәчү чәчә. Аннары "Дон-1500" комбайнын күздән кичереп карап, майлап чыккач урып-җыю эшләренә керешә. Быел да егет 14 мең центнердан артык ашлык суктырып үз хуҗалыкларында гына түгел, күрше-тирәдә күпләрне сокландырып олы уңышларга ирешкән. Кыр эшләре тәмамлангач ул комбайнын чистартып кышкы саклауга куйган һәм МТЗ-82 тракторына утырган. Кая кушсалар, шунда ул. Нинди генә катлаулы, җаваплы операцияне йөкләсәләр дә, аның эшен биредә күпләргә үрнәк итеп куялар.
Рәүф Фазлыйәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев