Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Эше киеренке фермада

Рус Әшнәге товарлыклы-сөтчелек фермасының көтүне яңарту буенча технологы Сания Зыятдинованың коллективында гына түгел, районда да абруе зур.

Ул 20 елдан артык инде биредә үз хезмәтен уңышлы дәвам иттерә. Элеккеге союздаш республикаларда милләтара низаглар башлангач, тормыш иптәше Шамилның туган ягына ерак Кыргызстаннан кайтып төпләнәләр алар. Аңа биредә белгечлеге буенча мәктәптә эш булмаганлыктан, хуҗалык җитәкчеләренең тәкъдиме белән фермага килә. Шулай итеп 22 ел мәктәптә балаларга белем биргән Сания яңа һөнәр үзләштерә башлый. Билгеле инде мондый катлаулы эш алымнарына тирәнтенрәк өйрәнү нияте белән ул Казан ветеринария институты базасында курсларда белем ала. Күбесен ул үзлегеннән өйрәнә, техник әдәбиятлар укый. Бүген аны районыбызда үз эшенең чын остасы дип атарга мөмкин.
-Фермада терлекләрнең физиологик хәлен даими рәвештә үз контрольлегендә тота. Шуңа биредә елның-елында яхшы артым алуга ирешәләр. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бүген фермада авыру сыерлар бөтенләй юк,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча баш белгече Вәкил Хаҗиев. -Район терлекчелек белгечләре арасында оештырылган конкурсларда да ул елның-елында уңай нәтиҗәләргә ирешеп, җиңүләр яулый.
Рус Әшнәге товарлыклы-сөтчелек фермасында бүген 655 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 285 е савым сыерлары. Күргәнебезчә, Сания Зыятдиновага эш фронты шактый киң монда. Ул һәрбер савым сыерын гына түгел, яшь таналар үсеше, аларның саулыгын да үз игътибарыннан читтә калдырмый. Һәркайсының нәселе, нинди продуктлы булуы да аңа яхшы таныш. Сыерлар монда махсус журналга теркәлә. Ул аларның кайчан каплатылуын, кайсы вакытта бозаулаячагын алдан белеп тора. Шуңа күбесен үзвакытында көтүдән аерып, махсус ашату режимын оештыралар. Берүк вакытта белгеч яңа туган бозауларның сәламәтлеге хакында да борчылып йөри. Аларны карау, ашату, тәрбияләү чарасын күрә. Терлекчеләргә дәвалау алымнарын төшендерә, киңәшләрен бирә. Йомгаклап әйткәндә, ул әнә шулай көнозын фермада киеренке хезмәттә кайный. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Елның-елында савым сыерларының көтүе яңартыла. Шуңа биредә сөт җитештерү күләме дә арту ягында.
белгеч Сания Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X