Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Эшчәннәр нәселеннән

Хуҗалыкларда бүген терлекләрне уңышлы кышлату, аларның продуктлылыгын арттыру көнүзәк мәсьәлә булып кала.

Бу хакта районкүләм киңәшмәләрдә һәм семинарларда да һәрчак җитди сөйләшү алып баралар. Бигрәк тә хезмәт коллективларында кеше факторына зур игътибар бирергә кирәклеген искәртәләр. Олы Әшнәк авылындагы "Йолдыз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә дә бу мәсьәләне аңлап эш итәләр. Хуҗалык җитәкчеләре үз мөмкинлекләреннән килгәннең барысын да эшләп, хезмәт кешесенең күңелен күрәләр. Биредә малларны карау, ашату технологияләренең төгәл үтәлеше, малларның продуктлыгы артуы да шуның ачык мисалы. Чөнки кышкы шартларда биредә азыкны эшкәртеп, пешереп бирү инде күптән матур гадәткә кергән. Кырдан печән, салам эскертен дә җитәрлек күләмдә ферма тирәсенә ташып куйганнар. Эшче-хезмәткәрләр өчен шулай ук уңай шартлар булдыру мәсьәләләре биредә һәрвакыт үзәктә тора. Ферма эшчәннәре дә бай тәҗрибәгә ияләр. Очрашу вакытында хуҗалык җитәкчесе Наил Сәлахетдинов та аларны мактау сүзләре белән телгә алды, һәрберсенең хезмәтенә бәя бирде. Аның сүзләренә караганда коллективлары артык зур булмаса да, һәркайсы 2-3 хезмәткәрне алыштыра. Аларга теге яки бу эшне кушарга да кирәкми. Үз вазыйфаларын барысы да белеп, яратып, төгәл үтиләр. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Хисамовны мисал итеп куйды. Егет фермага әнисе лаеклы ялга киткәч эшкә килгән. Кыска гына вакыт эчендә ул үз эшенең остасына әверелгән. Ни йөкләсәң, шуны булдыра. Терлекче хезмәтеннән тыш әле ул монда тирес чыгару, сыер саву операторы һәм тегермәнче вазыйфаларын да күңелен биреп башкара. Шуңа эшкә башкалардан алданрак килеп, соңрак кына өенә китсә дә зарлануны белми, әнисе Гөлсинә апа кебек терлекче хезмәтен ярата ул. Әтисе Равил ага да үзвакытында хуҗалыкның алдынгы игенчесе буларак макталган. Ә бүген инде аларның эшләрен өлкәннәрнең йөзенә кызыллык китермичә уллары тырышып башкаралар. Олы улы Раил дә яшьлек хатасын аңлап дистә елдан артык шәһәрдә яшәгәнән соң туган авылына әйләнеп кайткан. Ни дисәң дә, туган җир якын, кадерле шул. Биредә син үзеңне кирәкле кеше итеп хис итәсең. Раил дә әнә җәй айларында болында көтү көтеп, авылдашлары һәм җитәкчеләренең ихтирамын яуларга өлгергән. Бу көннәрдә дә сынатмый егет. Ат җигеп малларга азык ташый. Энесе Айрат кебек тырыш ул. Егетләр бүген хуҗалыкта терлекләрне уңышлы кышлатып, сөтне узган елдагыдан күбрәк һәм сыйфатлырак итеп җитештерү турында уйлап эш итәләр.
Рәсемдә: ферма алдынгысы Айрат Хисамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X