Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Эшчән бәхетен эшендә күрер

Мин аны җәй айларында җәйләүдә көтү көткәнен күргәнем бар. Маллар кулга кереп, торак урыннарына кайткач, кабат очрашырга насыйп булды. Сүзем, егерме биш ел буена фермада маллар тәрбияләүче, Олег Шамарданов турында.

Ул ике ел инде Кече Әшнәк авылында "Закирова" гаилә фермасында эшли. Кечкенәдән атлар яраткангадыр, ул гомерен маллар тәрбияләүгә багышлаган, башка һөнәр иясе булуны күз алдына китерә алмый. "Улымны шофер итәсем килә. Тик ул да минем шикелле атлар ярата. Быел җиденче сыйныфка күчте, җәй буе минем белән көтү көтте. Эш ярата, өйдә маллар карарга булыша",- ди ул улы Альфред турында горурланып. Көнне таңнан торып каршы алалар алар. Йорттагы барлык эшләрне тәмамлап, иртәнге сәгать җидедә Олег Шамарданов эш урына килеп җиткән булыр. Беренче эш итеп малларны ашата, печән сала, тиресләрен түгә. Монда ул барлык эшләрне башкара. Фермада алтмыш җиде мал исәпләнә. Шуларның егерме дүрте таналар, ундүрте симертә торган үгезләр, ә калган егерме сигезе яшь маллар.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев