Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ерак юлга һәрвакыт әзер

"Солтан" агрофирмасында "КамАЗ" автомашинасын йөртүче Мансур Сибгатуллинның руль артына утыруына тиздән 40 ел тула.

Гомере буена тугрылыклы калган бу һөнәр серләренә ул хәрби комиссариат юлламасы белән Мамадыш шәһәрендә курсларда укып ия була. Шуннан соң егет хәрби хезмәттә ике ел дәвамында берсеннән-берсе яңа, заманча эшләнгән автомашиналар белән идарә итеп хезмәт чыныгуы ала. Ә туган авылына кайткач аңа "ГАЗ-51" автомашинасын тапшыралар. Ул аның белән озак еллар дәвамында хуҗалык эшләрендә катнаша. Хәтта еш кына кирәкле төзү материаллары, запас частьләр алырга чит өлкәләргә дә чыгып китә. Үз хезмәт юлында ул күп төрле автомашиналар белән идарә итеп шактый җаваплы эшләр башкара. Мансур бу көннәрдә дә агрофирмада тик утырмый. Төрле маркадагы "КамАЗ" авомашиналары белән оста идарә иткәнгә, иң җаваплы рейсларны күбрәк аңа йөклиләр. Хуҗалыкта да, авылда да зур хөрмәт, олы абруй казанган ул. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Рафис Сөнгатуллиннан да шактый гына җылы, мактау сүзләре ишетергә туры килде.
-Чын авыл тормышы белән халкына ярдәм итеп яши ул. Шәхси хуҗалыкларында күпләрне сокландырып терлекләр асрыйлар. Тырыш хезмәте, тәртипле яшәүләре белән күпләргә өлге алар,-ди ул.
Мансур әле дә яшьләрчә җитез. Хуҗалыкта ашлык, бәрәңге ташуда елның-елында актив катнаша. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында автомашинасы белән ерак рейсларга чыгып китәргә дә әзер ул. Чөнки аның "КамАЗ"ы һәрвакыт төзек хәлдә.
хуҗалык уңганы Мансур Сибгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев