Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ел әйләнәсе хезмәттә Камил!

Кемнең нинди һөнәр иясе булачагы, кечкенәдән билгеле була диләр. Балачактан әтисе янәшәсендә чуалып, техника белән кызыксынучыларның барысы да диярлек менә дигән механизатор булып җитешәләр.

Күгәрчен авылының элеккеге данлыклы механизаторы Исхак абый Мөхәммәтҗановның үзвакытында ел саен диярлек күмәк хуҗалыкта чәчү батыры булып калуын күпләр әле дә яхшы хәтерлидер. Ул 45 ел дәвамында куйган хезмәте өчен хөкүмәтебезнең "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнде. Әгәр үзе исән булса бүген улы Камил өчен дә чиксез сөенер иде. Куанмаслык та түгел шул, 30 елга якын авылдан район үзәгенә килеп эшләүче бу тракторчы үз хезмәтен һәрвакыт белеп, яратып башкаруы белән мактаулы. Бүгенге буын яшьләреннән аермалы буларак, ул әтисе кебек куәтле, чылбырлы тракторны үз итә. Мәктәптән урта белем турындагы аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгы алып чыккач, егет ДТ тракторына утыра. Бәхетем шундадыр инде, ди ул. Хәрби хезмәттә төзелеш батальонында да аңа чылбырлы С-100 тракторын ышанып тапшыралар. Ә аннан кайткач гаиләдә бердәнбер бала булгангамыдыр, авылдан аерылмый. Ул вакыттагы "Сельхозхимия" берләшмәсенең авылдагы күчмә отрядына эшкә керә. Елның-елында әтисе төсле район хуҗалыклары буенча төрле кыр эшләрендә актив катнаша. Басуларга органик ашлама да чыгаралар, җир дә эшкәртәләр. Әнә шулай үзенә йөкләнгән эшне осталык белән башкаруын күреп, аны әле бригадир итеп тә билгелиләр. Ә ул чорларда аның кул астында авылда 8 трактор эшли. Дөньялар үзгәреп, филиаллар бетерелгәч тә, егет бу хезмәтне ташламый. Район үзәгендә "Агрохимсервис" җәмгыятенә килеп эшләп йөри. "Зюзино" ярдәмче хуҗалыгында кыр эшләрендә, чәчүдә катнаша. Дистә еллар дәвамында ул биредә терлек азыгы хәзерләү комбайнында хезмәт куя, кыш айларында да эштән бушамый. Т-150 тракторы белән юлларны кардан чистартуда катнаша. Үз авылы урамнарын гына түгел, күрше авыл юлларын да кардан ача. Әнә шулай ел әйләнәсе киеренке хезмәттә Камил.
-Быелгы язгы кыр эшләре чорында ярдәмче хуҗалыгыбызда ул барыннан күбрәк эш башкарып, чәчү батыры исеменә лаек булды. Мөхәммәтҗанов коллективта гына түгел, авылда да күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Резидә белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Ике улы аның хезмәтен үз итте,-ди район "Агрохимсервис" җәмгыяте генераль директоры Айрат Сафин.
Халкыбызның көтеп алган күркәм Сабантуй бәйрәмен егет әнә шундый олы хезмәт уңышлары, киеренке шат күңел, яхшы кәеф белән каршылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев